Пермь өлкәсендә ир белән хатын һәм аларның 3 яшьлек баласы Чусовой елгасында суда батып үлгән. Алар гаилә белән көймәдә йөрергә чыккан булган. РИА Новости Россия Тикшерү комитетының Пермь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.
Әлеге фаҗигадән соң җинаять эше ачылган.
Ведомство белешмәсе буенча, 16 июльдә 33 яшьлек хатын, 39 яшьлек ир һәм аларның 3 яшьлек уыл көймәдә йөрии. Алар коткару жилетлары кимәгән. Бер мизгелдә алар барысы да суга егылып төшкән.
Коткаручылар ир белән баланың мәетен тапкан, хатынны әлегә эзлиләр.
Тикшерүчеләр гаиләнең ял итү урынын тикшергән, шаһитлар белән сөйләшкән.