Еш кына балыкчылар көймәдә балык тотканда фаҗига була, аларга коткаручылар ярдәме таләп ителә. НТР 24 каналы иминлек кагыйдәләре турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенә сылтама белән искәртте.
- Җилле, яңгырлы көнне балык тотмагыз.
- Сулыкка чыгар алдыннан көймәне тикшерегез, су кермиме, ишкәкләр төзекме – карап алыгыз.
- Көймәдә коткару чыралары бармы икәнен карагыз.
- Ярдан ерак кермәгез.
- Балыкка киткәндә якыннарыгызга әйтегез. Кайчан кайтырга җыенуыгызны да белеп торсыннар.