Койка (холодец) ясау – күп вакытны таләп итә итә торган эш, аннары аның юасы савыт-сабасы да җыела. Бер ял көнеңне багышларга туры килә, чөнки ул 4-5 сәгать кайный, аннары шулпасын сөзәргә, итләре суынгач турыйсы яки иттарткычтан чыгарасы була. Шуңа күрә бер ясаганда сөяген дә, итен дә күбрәк салып, мөмкин кадәр зуррак кәстрүлдә пешерергә кирәк.
Хәзер ашарга дигәнен формаларга салырга да, калганын кәстрүлдә килеш кенә катырырга була. Аннары аны кисәкләргә бүлеп пакетларга салырга һәм туңдыргычка куярга. Бу киңәшне 5 малай тәрбияләүче күрше апа биргән иде.
Койка ашыйсың килде икән, кәстрүлнең (бу вакытта инде иң кечкенәсен сайларга була) төбе күмелерлек кенә кайнаган су салырга, шунда катырылган бер кисәк койканы салып, сүрән утта эретеп бетерергә. Шулай ук 1-2 тырнак сарымсак салып, тәмен «яңартып» алырга була. Аннары формага салырга да салкын урынга куярга.
Болай итеп эшләгәндә, яңадан койка ясаган кебек булмый инде. Койка яратучылар «кунакка киләм» дигәндә дә бик җайлы.