Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кофега нәрсәләр кушсаң, тәмлерәк була?

Ванильне кофега бер грамм гына салсаң да, кәеф күтәрелә.

news_top_970_100
Кофега нәрсәләр кушсаң, тәмлерәк була?
https://pixabay.com

Кофега мускат чикләвеге, әфлисун кабыгы, корица, исле борыч кушып эчәргә була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Мускат чикләвеген бик аз гына кушалар. Мускат чикләвеге дә, кофе кебек үк кәефне күтәреп җибәрә. Ул акыл эшчәнлеген активлаштыра. Бик тәмле дә була.

Исле борыч (душистый перец) кофены иммунитетны арттыра торган эликсирга әверелдерә. Салкын вакытта исле борыч белән кофе эчсәң, тиз җылынасың, зарарлы микроорганизмнарны да үтерәсең.

Әфлисун кабыгы (цедра) кофега кушар өчен шәп әйбер. 2 чәй кашыгы кофега ярты чәй кашыгы әфлисун кабыгы өстәгез. Бу эчемлек холестерин микъдарын киметә, йөрәк-кан тамырлары системасын нормага китерә.

Корица белән кофе идеаль килешә. Эчемлек йөрәк-кан тамырлары системасына файдалы, әле бераз ябыктыра да.

Ванильне кофега бер грамм гына салсаң да, кәеф күтәрелә, гармония һәм иминлек хисе барлыкка килә. Ваниль нерв системасы эшчәнлеген яхшырта, седатив эффекты бар, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100