Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кофе калдыгын куллануның 15 ысулы

Кофены бакча, йорт, матурлык өчен кулланып була.

news_top_970_100
Кофе калдыгын куллануның 15 ысулы
https://pixabay.com/ru

Кофе яратучылар өчен аның калдыкларын куллануның 15 ысулы киңәшләр сайтында тәкъдим ителә.

  1. Үсемлекләр өчен ашлама. Кофе калдыгы җиләк-җимеш агачлары, роза, азалия, рододендрон, гортензия һәм камелия чәчәкләре өчен туры килә. Кофены үсемлекләргә сибә торган суга өстәргә була. Кишер орлыгын чәчкән вакытта пешкән кофе белән кушкач, ул тизрәк тишелеп чыга, ә кишер баллы һәм туклыклырак була.
  2. Кул һәм суыткыч өчен дезодорант. Кофе тәмсез исне бетерә. Суган яки сарымсак белән ризык пешергәннән соң кулны юеш кофе белән юарга була. Коры кофе суыткычтан исне бетерү өчен әйбәт. Кофены, пыяла банкага салып, суыткычның бер киштәсенә куярга кирәк.
  3. Бакча корткычларын куркыту өчен. Кофе исен кайбер хайваннар һәм бөҗәкләр яратмый. Түтәлләрдән мәчеләрне куркыту өчен файдаланып була аны. Кофены әфлисун кабыгы белән кушарга һәм корткычлардан зарар күргән үсемлекләр төбенә сибәргә кирәк. Кофе исе әкәм-төкәм, лайлачларны куркыта. Кырмыскаларга каршы кулланып була, бакчадагы ояларына кофе сибәргә кирәк.
  4. Борчаларны куркыту өчен. Эт тоткан очракта борчага каршы торуда кофе ярдәм итә. Этне юындырганнан соң, аның йонына кофе калдыкларын ышкырга кирәк, исе паразитларны куркыта.
  5. Һаваны сафландыру өчен. Кофе калдыкларын чәчәкләр вазасына салырга була. Ул һаваны сафландыруның табигый ысулы була.
  6. Целлюлитка каршы маска. Кофеин кан әйләнешен яхшырта һәм организмдагы артык сыеклыкны чыгара. Маска ясау өчен кофены зәйтүн мае, вино һәм имбир мае белән кушарга кирәк. Массаны проблема булган зонага массаж хәрәкәте белән щетка яки губка ярдәмендә ышкырга кирәк. Атнасына бер-ике тапкыр ясарга мөмкин.
  7. Савыт юу өчен порошок. Каты структуралы булганга кофе каткан пычракны һәм азык калдыкларын әйбәт бетерә. Аны кәстрүл яки табаларны юганда сода урынына кулланырга була.
  8. Чәч коелуга каршы маска. Маска чәчнең тамырын ныгыта һәм үстерә. Процедураны башны юганчы ясарга кирәк. Су белән чылатылган баш тиресенә кофены ышкырга, 10-15 минуттан юып төшерергә кушыла. Блондинкаларга кулланырга киңәш ителми.
  9. Чәч буяу өчен краска. Каты кайнатылган кофены кара чәчләрне буяу өчен кулланып була. Төсне ныгыту өчен яңа пешкән кофены чәч кондиционерына кушарга һәм аны чәчтә мунча бүреге астында 15-20 минут тотарга кирәк. Яхшылап су белән юарга. Кофены шампуньга кушарга да була.
  10. Йомырка, кәгазь яки тукыма буяу өчен. Төснең куелыгы кофе концентрациясеннән тора. Буягыч ясау өчен кофены пешерергә, сөзәргә һәм суытырга кирәк. Йомырканы 10 минут, тукыманы ярты сәгать суда тотарга кирәк, кәгазьне берничә минут тоту җитә.
  11. Өй җиһазларындагы тырналган урыннарны яшерү өчен. Пешкән кофеда мамыкны чылатып, караңгы төстәге өй җиһазларының тырналган урыннарына ышкырга кирәк.
  12. Тротуарда аяк шууга каршы. Кышын кофены тротуарларга сибелә торган тоз яки төрле химикатлар урынына кулланырга бмөмкин.
  13. Тән һәм бит өчен скраб. Зәйтүн мае кушылган кофе тирене дымландыра. Скрабны пляж яки солярийга барыр алдыннан кулланып була. Тән тигез каралачак.
  14. Күзләр шешенүдән маска. Ике аш кашыгы кофега ике кашыгы какао, бер кашык бал һәм өч аш кашыгы сөт яки йогырт кушып, тукландыргыч маска ясап була. Массаны биткә сыларга һәм кипкәнче 15-20 минут тотарга кирәк.
  15. Табигый лифтинг. Стаканның дүрттән беренә кофе салып, шуны бер йомырка сарысы белән болгатырга һәм массаж хәрәкәтләре белән биткә сыларга кирәк. Маска кипкәннән соң су белән юарга.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100