Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коелган яфракларның нинди зыяны бар?

Коелган яфракларда күгәрек споралары була.

news_top_970_100
Коелган яфракларның нинди зыяны бар?
pixabay.com/ru

Көзге яфраклар коелу сезоны төгәлләнеп килә. Әмма җирдә калган яфраклар кайбер кешеләрдә йогышлы авырулар яки аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Бу бигрәк тә күгәреккә аллергиясе булган кешеләр өчен куркыныч. Бу хакта табиб иммунолог-аллерголог Владимир Болибокка сылтама белән Спутник радиосы сайты яза.

«Күгәрек гөмбәчеге споралары — табигый аллерген. Алар коелган яфракларда да була. Бу яфраклар яңгырда юешләнә, соңыннан кояшлы көннәрдә яфракларда күгәрек барлыкка килә. Шуннан соң күгәрек һавага күтәрелә һәм кайбер кешеләргә бу тәэсир итә. Кайбер кешеләрдә чит матдәләргә генетик яктан бирешүчәнлек булырга мөмкин, ягъни кешедә бу матдәләргә реакция генетик дәрәҗәдә була», — диде Владимир Болибок.

Күгәрек споралары аллергиклар өчен генә куркыныч дигән сүз түгел, әгәр организмга мондый споралар бик күп эләгә икән, инфекцион процесслар башлана.

«Әгәр кеше бу күгәрекне суласа, үпкәләрдә, тын юлларында күгәрек инфекциясе башлана. Гадәттә бу, ютәл, бронхит була», — дип йомгаклады табиб.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100