Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Коелган яфраклар" торты

Азнакайда яшәүче Фәридә Музиповадан "Коелган яфраклар" торты рецептын тәкъдим итәбез. Ул икенче төрле "Ташбака" дип тә атала.

news_top_970_100
"Коелган яфраклар" торты
6 йомырканы, 1,5 ст шикәр комын, ванилинны миксер белән тугларга.
Әкренләп 1 чәй кашыгы аш серкәсе белән сүндерелгән сода һәм 270 грамм он салырга, миксерны туктатмыйча тугларга.
Каймак куелыгында катнашма барлыкка килә.
Табага азык кәгазе җәяргә, майларга, коймак пешергән кебек берәр чәй калагы камыр салып чыгарга, араларын бераз калдырырга, 180 градуска кадәр кызган мичтә пешерергә. Шулай итеп безнең коймакларны пешереп бетерергә.

Тиз пешәләр, озак тотмаска, кырыйлары кызара башласа әзер дигән суз.



Крем өчен: 600 грамм куе каймак, 6-7 аш кашыгы шикәр комы һәм 2 аш кашыгы какао.
Һәр коймакка крем ягып тау итеп тезәргә, яки ташбака формасы ясарга.
Торт өстен теләгәнчә бизәргә. Арасына яраткан җиләк-җимешегезне дә сала аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100