Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коелган алмаларны нишләтергә?

news_top_970_100
Коелган алмаларны нишләтергә?
Фото: © "Татар-информ"

Коелган алмаларны күпләр, саклап булмый, дип уйлый. Агроном Василий Яковлев җиргә төшкән алмаларны саклау серләрен «АиФ» газетасына сөйләгән.

«Коелган алмаларның барысын да саклап булмый, дигән сүз түгел әле. Иренмәгез, аларны да җыеп алыгыз. Ярылмаган, черемәгән алмалар өчен тыныч булыгыз – аларны сортның саклана торган барлык вакыты кадәр озак саклап була. Иртә өлгерә торган алмалар – азрак, соң өлгерә торганнары озаграк саклана, Антоновка алмасы исә кыш буе тора», – ди эксперт.

Җиңелчә яньчелгән, кабыгында бераз гына ярык булган алмалардан сок, кайнатма, джем ясагыз, киптерегез.

Нык имгәнгән, чери башлаган алмаларның да файдасы бар – аларны ашлама итеп кулланыгыз. Оптималь вариант – компост ясау. Ләкин күгәрек булган алмаларны юк итү хәерле. Компост ясаганда һәр катлам саен көл сибеп барыгыз, ул алмадагы кислотаны нейтральләштерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100