news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көек бистәсендә питбайкта йөргәндә машинага бәрелгән 13 яшьлек малайның умырткасы сынган

news_top

Питрәч районының Көек бистәсендә питбайк катнашында чираттагы авария булды. 13 яшьлек малай Көек – Богородское трассасында йөрергә чыга һәм җиңел машинага бәрелә. Бу хакта KAZAN TODAY | Казань Сегодня | Татарстан | 116 Телеграм-каналы яза.

Питбайкер алгы тәгәрмәче белән машинаның алгы тәрәзәсен вата.

Аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр. Баланың умырткасы сынган. Бу хакта балага ярдәм күрсәтер өчен ялдан килгән ДРК нейрохирургы әйткән.

«Ата-аналар, сез чынлап та үз балаларыгызны күралмыйсызмы? 13 яшьтә ни өчен транспорт алырга???» – дип язган ул.

Ә җиңел машина йөртүчесенә зыян килмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар