news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көек авылында анасын үтергән егетне тотканнар

news_top
Көек авылында анасын үтергән егетне тотканнар
Фото: Татарстан прокуратурасы

Татарстанның Питрәч районы суды 27 яшьлек ир-атны 2 айга сак астына алу турында карар чыгарды. Ул әнисен үтергән, дип шикләнәләр. Бу турыда «Татар-информ» Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига узган якшәмбе булды. Көек авылындагы «Светлый» торак комплексындагы хәл турында социаль челтәрләрдә яздылар. Биредә 27 яшьлек ир-ат 57 яшьлек анасына берничә тапкыр пычак кадый. Хатын-кыз урында ук һәлак була.

Соңрак ир-атны сак астына алалар. Агентлыкка билгеле булганча, бу кеше психоневрология диспансерында хисапта торган.

Хәзер аны 25 апрельгә кадәр сак астына алганнар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар