Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коега егылып төшкән әби биш көн буена сусыз һәм ризыксыз ярдәм көтеп утырган

Бу вакытта урамда 5 градус салкын булган.

news_top_970_100
Коега егылып төшкән әби биш көн буена сусыз һәм ризыксыз ярдәм көтеп утырган
https://pixabay.com/

Новосибирск шәһәрендә 85 яшьлек хатын-кыз өч метр тирәнлектәге коега егылып төшкән. Ул шунда биш көн буе ярдәм көтеп утырган. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл былтыр ноябрь аенда була. Әби урамга йөрергә дип чыгып китә һәм югала. Аны туганнары эзли. Урамда төнлә 5 градуска кадәр суыта. Туганнары әбине катып үлгән дип шикләнә. Биш көн узгач, әбинең кызы урамдагы коеларны карамаганлыкларын абайлап ала. Ул нидер сизенгән кебек була һәм пенсионер хатынны видеокүзәтү камералары төшереп алган урынга таба китә. 

Екатерина Николаевнаны кызы һәм кияве табып ала. Алар җирдә ята торган ботакларны күреп алалар һәм фонарь яндыралар, ботакларны этмәкче булалар. Әби бик хәлсезләнеп беткән, ул туганнары тавышын ишеткәч акрын гына кулын күтәреп куя, тик дәшәргә хәле булмый. 

«Мин ятам, минем өстән кошлар очып йөри. Өстемдәге түгәрәк тәрәзәдән шуны гына күрдем. Мин гел кычкырдым, ярдәм сорадым, тик мине ишетүче булмады. Машиналар тавышын ишеттем, кеше тавышын гына ишетмәдем», — дип сөйли әби.

Әби туганнарын башка күрә алмам дип борчылган. Ул коеда ничә көн ятканын да аңламаган, имгәнгән. Бәхеткә, сөякләре сынмаган. Әби бер тәүлек реанимациядә яткан, аннары аны өйгә алып кайтканнар.

Бу хәл өчен Горводоканалдан 80 мең сум акча түләткәннәр.

Хәзер әби ялгызы гына өйдән чыгарга да курка, өйдә үзе генә калырга да курка, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100