Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кое төбендәге үлем

Узган елның августында Түбән Кама районы Каенлы авылында булган фаҗига бөтен республикага яңгырады.

news_top_970_100

Узган елның августында Түбән Кама районы Каенлы авылында канализация коесына төшкән 4 ир-ат белән булган фаҗига бөтен республикага яңгырады. Аларның 2се шунда урында ук үлә, 2сен сырхауханәгә китерәләр. Узган атнада Түбән Кама шәһәр суды зыян күрүчеләр гаризасы буенча вердикт чыгарды. Бу хакта «НТР 24» яза.

Фото: © Кирилл Давкаев / «НТР 24»

Коткарырга тырышып үлгәннәр

Вакыйга иртән иртүк була. Биологик чистарту корылмалары операторы коллекторны чистартырга ниятли, канализация камерасына төшә һәм андагы агулы газлардан аңын югалтып егыла. Ассенизатор машинасы йөртүчесе аңа ярдәмгә ашыга. Әмма ул да шул ук хәлгә төшә.

Слесарь-төзәтүче булып эшләгән шаһит судта ул көнге хәлләрне болай дип искә төшерде: «Миндә паника башланды. Нәрсәдер туктаттымы – мин анда төшмәдем. Участок башлыгына, соңыннан «112» хезмәтенә шалтырата башладым. Кычкыруымны ишетеп, мөгаен, күрше фермадан Виктор йөгереп килде, мине читкә этте дә, коега төшә башлады. Ул да шундук егылды. Габдрахман йөгереп килде, ул да коега төшеп китте. Аны туктата алмадым».

Зыян күрүчеләрне коллектордан коткаручылар тартып чыгара. 2 сенең коеда чакта ук үлгән булуы ачыклана. Берсе Түбән Камага илткәндә, юлда үлә, берсен санавиация белән Республика клиник хастаханәсенә җибәрәләр, ләкин аның да гомерен саклап кала алмыйлар.

Биологик чистарту корылмаларына 2016 елдан алып «Нижнекамский Жилкомсервис» ҖЧҖ хезмәт күрсәткән, оешманы җавапка тартканнар.

Куркынычсыз объект?

Судта тыңлаулар вакытында шушы фаҗигадә гомере өзелгән Виктор Антоновның хатыны катнашты. Аларның 2 кызы әтисез ятим калган.

«Дәгъвадагы таләпләрне хуплыйбыз, аларны тулысынча канәгатьләндерүне – 2,5 млн сум күләмендә үлгән эшченең хатыны һәм балаларына түләүләрен сорыйбыз», – дип сүз алды дәгъвачының вәкиле.

Зыян күрүче икенче як мораль зыян өчен компенсация сыйфатында 1 млн сум һәм күмү өчен чыгымнарны күтәрүләрен сорады. Дәгъвачының адвокаты, оешманың эшчәнлеге зур куркыныч чыганагы белән бәйле, җавапка тартылучы шуңа күрә эшчеләре өчен җаваплы, дип саный.

Ләкин каршы якның бу дәлилгә карата үз фикере бар: «Дәгъваны кабул итмибез. Дәгъвачы вәкиленең таләпләре бу хәлләрнең куркыныч объектны эксплуатацияләү нәтиҗәсендә килеп чыгуына нигезләнгән. Ләкин, чынлыкта, ул куркыныч объектлар исемлегендә тормый. Эшчеләрнең үлеме үзләренең ваемсызлыгы аркасында килеп чыккан. Оешманың гаебе исбатланмаган».

Андый эш кушылмаган иде

Процесс барышында шул ачыкланды: хезмәт күрсәтүче оешманың эшчеләре коллектор чистартуны рөхсәт-нарядтан башка гына һәм участок мастерының тиешенчә контроленнән башка эшләгәннәр. Хезмәткәрләргә андый эш кушылмаган булган.

«Станциягә планлы чистартуны без 2022 елның июнь ае ахырында, ягъни бу вакыйгага ай ярым алдан гына үткәрдек. Кабат чистарту зарурияте юк иде. Төрле хәлләрнең бергә туры килүе шушы бәхетсезлек очрагына китергән. Турыдан-туры җитәкчеләре – мастерлары ялда булган, ул операторның чистарту үткәрергә дигән күрсәтмә алганмы-юкмы икәнлеген белмәгән. Шуңа күрә телефон аша өстәмә җиһаз һәм слесарь-ремонтлаучыларны сорап шалтыратуына ризалык биргән, чөнки оператор, мөстәкыйль рәвештә, үзе ниндидер эшләр планлаштыргандыр, дигән уй аның башына килмәгән. Баш инженер үзенең кул астындагы хезмәткәрләргә тиешенчә контроль оештырмаган, биологик чистарту корылмалары операторы кое эченә үз белдеге белән төшкән, югыйсә, чистарту анда төшми генә башкарыла».

Үзебезнең версия

Биологик чистарту корылмалары Каенлыда 4 күпфатирлы йорт һәм балалар бакчасына хезмәт күрсәтә. Җавапка тартылучы сүзләренә караганда, бу объектлардан агып чыккан су кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый.

Җавапка тартылучы як вәкиле башка версия бирә: «Операторның үз шәхси тракторы булган, шәхси йортлардагы мондый сыек калдыкларны суыртып ала торган үз мичкәсе булган. Моны каенлылар барысы да раслар, дип уйлыйм. Алдагы көнне ул кемнеңдер гадәти түгел, ә бәлки ниндидер агулы матдәләр булган калдыкларын суырткандыр, дип фаразлый алабыз. Өстәге җитәкчелек моны сизмәсен өчен, ул бу калдыкларны биологик чистарту корылмасына бушаткан, үзе артыннан чистартып кую өчен коега төшкән һәм анда булырга тиеш булмаган агулы газларга тончыккан. Ләкин болар бар да – фараз гына».

Җавапка тартылучының, дәгъвачылар таләпләре оешманы банкротлыкка чыгарырга мөмкин, дигән дәлилләренә карамастан, суд зыян күрүчеләр ягына басты. Дөрес, өлешчә. Күмү чыгымнары буенча компенсацияне кире какты, мораль зыянны каплау турындагы таләпне канәгатьләндерде. Судья, оешма һәр зыян күрүче кеше өчен 700 мең сум күләмендә акча түләргә, адвокат өчен чыгымнарны кайтарып бирергә һәм 300 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә, дигән карар чыгарды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100