«Кодалар игезәкләр кебек охшаш»: Зинира һәм Ризат Рамазановлар әти-әниләрен күрсәтте
Җырчылар әти-әниләрен бертөрле киендереп фотога төшкән.
Зинира һәм Ризат Рамазановларның фан клубы җырчыларның ике як әти-әниләре белән төшкән фотосын куйган. Бу фотода кода-кодагыйлар бертөрле итеп киенгән.
Бактың исә, аларга бер төрле киемнәрне Ризат белән Зинира бүләк иткән икән.
Җырчыларның виртуаль дуслары кодаларның охшашлыгына шаккаткан.
«Кодалар игезәкләр кебек охшаш»;
«Әле бертөрле свитер да кигәннәр»;
«Әтиләрегез бер-берсенә бигрәк охшаган»;
«Искитәрлек охшашлык, әтиләрегез дә, әниләрегез дә бер-берсенә нык охшаган».
«Кода-кодагыйлар бертуганнар шикелле нык охшашканнар»;
«Кода-кодагыйлар бер чишмә суы эчкәннәр ахры »;
«Киемнәре дә бертөсле бит», — дип «ах» иткән тугры тамашачылар.
«Нинди бәхетле парлар»; «Молодцы, ике якны да тигез күргәч», — дип сокланган кайбер инстачылар.