Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кочып алып сөя алмый ана, ябык табутларда сабые ята» – хәрбигә багышлап шигырь язганнар

news_top_970_100
«Кочып алып сөя алмый ана, ябык табутларда сабые ята» – хәрбигә багышлап шигырь язганнар

«Подслушано в Кугеево» аккаунтында махсус операциядә һәлак булган Илшат Баһаветдинов турында язганнар. Зөлфия Хәйруллина шул уңайдан пост һәм шигырь урнаштырган.

«Бүген авылыбыз зур югалту кичерә... Барыбызга да таныш, ипле, сабыр, тәртипле, ярдәмчел, туган җанлы, әнисе- туганнары өчен җанатып торган, бүгенге көндә Украина җирләрендә сугышта катнашкан, үз илебезнең горурлыгы булган, Морза урамында яшәүче авылдашыбыз Гөлфирә апа белән Нургазыйм абый Баһаветдиновларның бердәнбер уллары – майор Илшат Баһаветдиновның вафат булуы сәбәпле, туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз...

Бу дөньяда газиз балаңны җир куенына салудан да олы югалту ачысы юктыр… Раббым, тагы да авыр сынау – бәгыреңнән өзелеп төшкән, акыллы, тәртипле, тормышта үз юлын табып, үзенең гаиләсен төзегән егетебезнең безнең арадан китүе – олы кайгы, ачы хәсрәт, беркемне дә тетрәндермичә калдырмады. Мондый авыр кайгы беркемнең дә түренә, өенә кермәсен, кайгылар ишек какмасын. Өрлек кебек имәндәй таза егетләребез, тормышның ямен-тәмен тә тоймыйча, җир куенына керәләр. Бу ачы хәсрәтләрне җиңеп чыгарга, газиз әнисе Гөлфирә апага, газиз әтисе Нургазыйм абыйга, тормыш иптәшенә, туганнарына Аллаһы Тәгаләм көч, куәт, күркәм сабырлыклар, түземлек, калган якыннарыгызга исәнлек биреп, башка хәсрәтләр күрергэ язмаса иде…

Югалту авыр… сагыну... газап...

Илшатның дөньяда бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу кылып, актык урыннарын җәннәттә кыл. Укыган Коръән аятьләребезне сират күперен кичкәндә тәмуг утыннан пәрдә, җәннәткә керүләренә сәбәпче ит, авылдашыбыз Илшатның урыны җәннәт түрләрендә булсын. Сугышлар бетеп, ир- егетләребез туган илләренә, әти-әнисе, гаиләсе, сабыйлары янына исән-имин кайтсыннар иде. Әмин», – диелгән хәбәрдә һәм шигырь дә язганнар.

Аяз көнне, яшен суккан сыман

Яман хәбәр бик тиз таралды.

Бу хәбәрнең авырлыгы белән

Күк йөзләре кинәт каралды.

«Груз «Двести» – йөрәк өзгеч хәбәр,

Өрлек кебек егетләр кайта.

Кочып алып сөя алмый ана – 

Ябык табутларда сабые ята.

Ана йөрәге ничек түзә икән...

Чи итләргә утлар капмый шул.

Нәрсә инде безнең юату сүзе – 

Янәсе дә... «Зинһар, сабыр бул»...

Икенче тапкыр ана утлар йота

Икенче тапкыр сагышта яна,

Язмыш хәсрәте урап алган

Йөрәк түрләрендә – газизе бала...

Югалтуның ачы сагышлары

Йөрәкләрне телгәләп ала.

Илшатыбызның ачык, нурлы йөзе

Мәңгелеккә йөрәктә кала.

Ильшат... син – батыр бөркетебез,

Урының булсын оҗмах түрендә.

Синең якты, нурлы күз карашың

Мәңге калыр безнең күңелдә…

Урының булсын җәннәт түрендә. Әмиин», – диелгән хәбәрдә.

Постка тагын бер шигырь беркеткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100