Көчле яңгырдан Чаллы – Сарман трассасында җир убылган, участокта хәрәкәт туктатылган
Чаллы – Сарман трассасында яңгыр аркасында юл ишелгән. Участокта транспорт хәрәкәте тулысынча туктатылган
Әлеге хәл белән бәйле рәвештә Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итте.
«Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге вазгыятьне исәпкә алуларын һәм Петровск заводы һәм Ләке авыл җирлекләре аша оештырылган урау юлдан файдалануларын сорыйм. Хәзерге вакытта һәлакәт урынында барлык җаваплы хезмәтләр катнашында оператив киңәшмә уздырыла. Белгечләр вазгыятьне бәяли һәм һәм хәрәкәтне торгызу өчен кирәкле чараларны күрәләр. Тынычлыкны саклавыгызны, юл хезмәтләре таләпләрен үтәвегезне һәм рәсми мәгълүматны күзәтеп торуыгызны сорыйм», – дип язды Хөснуллин «Вконтакте»дагы сәхифәсендә.
17 июльгә каршы төндә Татарстанда 108 мм яңгыр яуган.
Социаль челтәрләрдә һәм каналларда әлеге урыннан фотолар барлыкка килде. Фотолардан күренгәнчә, юлның бер өлеше убылган.

