Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурлат егете турында абыйсы: «Яхшылап уйла, кая барганыңны аңлыйсыңмы, дип сорадым»

Дмитрий Хаҗиев разведкада хезмәт итү турында хыяллана, һәм аның теләге чынга аша – ул махсус хәрби операциягә китә. Хәрби беркайчан да авырлыклардан зарланмаган, киресенчә, барысыннан да канәгать булуын әйткән. 2023 елның декабрендә ул дошманның өстен көчләре белән сугыша. Ул «Батырлык» ордены белән бүләкләнде.

news_top_970_100
Нурлат егете турында абыйсы: «Яхшылап уйла, кая барганыңны аңлыйсыңмы, дип сорадым»
Фотоны Алексей Благодаров бирде

«Разведкада хезмәт итү өчен, махсус хәрби операциягә китәргә теләде»

Дмитрий Хаҗиев 1989 елның 27 июнендә Нурлатта туган. Монда ук интернат-мәктәпне тәмамлый. Укытучылар Диманың сүз тыңлаучан бала булуын искә төшерә.

«Без Дмитрийны яхшы сүз белән генә искә алабыз. Ул йомшак, хулиган түгел иде. Ул һәрвакыт елмая иде. Дмитрий безнең мәктәпне 2006 елда тәмамлады. Без аның белән горурланабыз», – диде мәктәп-интернат директорының уку эше буенча урынбасары Илүзә Маняпова.

Мәктәпне тәмамлагач, Дима Яшел Үзәнгә күченә, электрик булып эшли башлый. Дмитрийны армиягә сәламәтлеге буенча алмыйлар, ләкин бу аңа кулына корал тотып Ватанны якларга комачауламаган.

Фотоны Алексей Благодаров бирде

Өлешчә мобилизация башланганнан бирле Дмитрий контракт буенча хезмәт итү турында уйлый. Беренче чиратта ул үзенең ниятләре белән Казанда яшәүче олы абыйсы Алексей Благодаров белән уртаклаша.

«Ул һәрвакыт тынгысыз иде, һәрвакыт ниндидер маҗаралар эзләде. Шуңа күрә, разведкада хезмәт итәр өчен, махсус хәрби операциягә китәргә теләде», – дип уртаклашты олы абыйсы.

Дмитрий абыйсы белән яшерен хыялы белән дә уртаклаша: махсус операция башланганнан бирле Алексей волонтерлык белән актив шөгыльләнә, күп тапкырлар сугышчыларга гуманитар йөк ташый, андагы хәлне ишетеп кенә белми, үзе дә күрә.

Хәзер Алексей җитештерүне автоматлаштыру белән шөгыльләнә, төрле приборлар, СВО өчен җиһазлар эшли. Мәсәлән, хәзерге вакытта сугыш кырыннан яраланганнарны, һәлак булганнарны чыгару өчен гусеницалы платформа булдыру белән шөгыльләнә.

«Энемнән: «Яхшылап уйладыңмы?» – дип сорыйм, ул: «Әйе», – дип җавап бирә. Мин аңа: «Тагын бер яхшылап уйла, кая барганыңны аңлыйсыңмы?» – дим. Барысына да бер җавап: «Әйе», – дип сөйләде Алексей Благодаров.

Фотоны Алексей Благодаров бирде

«Дмитрий бер тапкыр да үз карары турында үкенүен әйтмәде»

Алексей энесенең хыялын тормышка ашырырга ярдәм итә: 2023 елның августында Дмитрий контракт төзи, ВДВга эләгә, штурм ротасының разведвзводында хезмәт итә.

«Мин моның никадәр авыр икәнен беләм, әмма Дмитрий бер тапкыр да үз карары турында үкенүен әйтмәде. Аңа ошады», – дип сөйләде Алексей.

Дмитрий 2023 елның 12 декабрендә Херсон өлкәсенең Крынки авылында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак була. Штат подразделениесе составында ул дошманның өстенрәк булган көчләре белән сугыша. Туктаусыз ут астында ул позицияләрен калдырмый һәм сугышны дәвам итә. Соңгы тапкыр ул рация аша, «300нче» булдым, дип әйткән.

Фотоны Алексей Благодаров бирде

«...Көчле ут астында булуга карамастан, Хаҗиев Дмитрий үзенең хәрби бурычын үтәвен дәвам итә. Сезнең улыгыз авыр җәрәхәтләр алу аркасында батырларча һәлак булды. Сугыш шартларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең махсус йөкләмәсен үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, гвардия рядовое Хаҗиев Дмитрий Рәшит улы «Батырлык» орденына тәкъдим ителә (үлгәннән соң)», – дип, хәрбинең әнисе Наталья Хаҗиевага хәрби часть командиры вазифасын вакытлыча башкаручы язган.

«Ул үзе турында яхшы истәлек калдырды»

2024 елның 15 апрелендә нурлатлылар Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен батырларча көрәшкән герой белән хушлаштылар. Дмитрий Хаҗиевның гражданнар панихидасы Нурлатта Илья пәйгамбәр гыйбадәтханәсендә узды.

«Нурлат җиренең лаеклы улы вафат булды. Ләкин ул үзе турында яхшы истәлек калдырды. Без, һичшиксез, аның хөрмәтенә почмак булдырачакбыз, укучыларга аның батырлыгы турында сөйләячәкбез», – диде мәктәп-интернат директорының уку эшләре буенча урынбасары Илүзә Маняпова.

Фото: nurlat-tat.ru

Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев Дмитрийның якыннарының кайгысын уртаклашты, нурлатлылар якташлары белән горурлана ала, дип билгеләп үтте. Бүләкне – «Батырлык» орденын – Дамир Ишкинеев хәрбинең әнисенә тапшырды.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән, батыр солдат тәрбияләгәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин бер минут тынлык игълан итте. Аннары Россия Федерациясе флагын геройның әнисенә мәңгегә сакларга тапшырды.

Дмитрий Хаҗиевны Нурлат шәһәр зиратында җирләделәр. Июнь аенда аңа 35 яшь тулган булыр иде.

  • Махсус хәрби операция (СВО) РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген, шул исәптән Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыруны да белдерә.

«Татар-информ»нан Эльза Кузнецова язмасы тәрҗемә ителде,

материал Сиринә Самерханова ярдәмендә әзерләнгән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100