Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көчле шартлаган бу» – Зөлфәт Зиннуров тулы гаиләсенең фотосын күрсәтте

news_top_970_100
«Көчле шартлаган бу» – Зөлфәт Зиннуров тулы гаиләсенең фотосын күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Социаль челтәрләрдә гаиләнең, бала туганчы, аннары бала тугач, шул киемнәрне киеп, яңа гаилә әгъзасын кулга тотып фотога төшү гадәте кертелгән.

Журналист, алып баручы Зөлфәт Зиннуров та шундый фотолар ясарга ниятләгән булган. Ул кызлары һәм хатыны Гөлназ көмәнле вакытта гаилә фотосы ясаган. Әни кешенең корсагына «бомба» да ясап куйганнар. Вакыты җиткәч, ул «шартларга» һәм битләре буялган гаилә әгъзалары яңа туган сабый белән фотога төшәргә тиеш. Ә Зиннуровлар гаиләсе малай туу шатлыгыннан икенче тапкыр фотога төшәргә оныткан.

«Онытылган бит болай төшәргә. 3 ай узгач искә төште», – дип язган ул, ике фотоны да куеп.

«Соң булса да, уң булсын, әйдә! Әле соңга калмагансыз. Афәрин!», «Матур гаилә, сокланабыз», «Тигезлектә үстерергә язсын», – дип матур теләкләр калдырган виртуаль дуслары.

«Көчле шартлаган бу», – дип язган Айваз Садыйров.

 

Фото: © Зөлфәт Зиннуровның социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100