Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көчле җил вакытында укый торган дога

news_top_970_100
Көчле җил вакытында укый торган дога
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Тимергали хәзрәт Юлдашев көчле җил чыкканда дога кылу турында телеграм-канлында аңлатты.

Хәзрәти Гайшә анабыз көчле җил искән чакта Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең болай дип дога кылганын хәбәр иткән:اللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ خَيْرَهَا، وَخَيْرَ مَا فِيهَا، وَخَيْرَ مَا أُرْسِلَتْ بِهِ، وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّهَا، وَشَرِّ مَا فِيهَا، وَشَرِّ مَا أُرْسِلَتْ بِهِ

Укылышы: «Аллааһүммә иннии әсьәлүкә хайраһәә вә хайра мәә фииһәә вә хайра мәә үрсиләт биһ, вә әгуузү бикә мин шәрриһәә вә шәрри мәә фииһә вә шәрри мәә үрсиләт биһ».

Мәгънәсе: «Аллаһым, Синнән бу җилнең, бу җил эчендә булган нәрсәләрнең һәм аңа йөкләнгән вазифаның хәерлесен сорыйм. Бу җилнең, аның эчендә булган нәрсәләрнең һәм йөкләнгән вазифаның явызлыгыннан Сиңа сыенам» (имам Мөслим).

Җомга көне мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык бирсен, безне хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан сакласын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100