news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Көчле җил утны өйләргә күчерә». Шөпшә оясы аркасында 17 корылма янган

news_top
«Көчле җил утны өйләргә күчерә». Шөпшә оясы аркасында 17 корылма янган
Фото: https://t.me/mchs_official

Ростов өлкәсендә яшәүче пенсионер ир-ат, шөпшә оясын бетерәм дип, 17 корылма януга китергән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Әлеге ир-атка җинаять җаваплылыгы яный, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында.

Ведомство белешмәсе буенча, Белокалитвинский районында пенсионер бакчада үсентеләр утырта. Шул чакта ук җирдә шөпшә оясы табып ала. Бабай бу ояны яндырырга була.

Шул чакта коры үләнгә ут каба. Көчле җил аркасында ут торак йортларга күчә. Барлыгы 17 корылма янып бетә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар