Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көчле җил тәрәзәне куптарып алган, йоклап ятучы кешеләрне очыртып алып чыгып киткән

news_top_970_100

Кытайдагы Наньчан шәһәрендә төнге 3ләр тирәсендә көчле җил башлана. Ул күп катлы йортта фатир тәрәзәләрен вата, 3 кешене очыртып алып чыгып китә. Бу турыда «Business Insider» басмасына сылтама белән «Лента.ру» яза.

Торак комплексы елга янында урнашкан. Бер бүлмәдә панорамалы зур тәрәзә була. Җил аны стенадан куптарып алган мизгел видеога эләгә. Кадрларда әни кешенең диванда утырып торучы баласын алып башка бүлмәгә китүе күренә.

Ләкин биредә яшәүчеләрнең барысы да куркыныч янавын вакытында аңлый алмый кала. 11нче каттагы бер фатирда җил тәрәзәне генә түгел, 64 яшьлек хатын йоклап ята торган матрасны да очыртып алып китә. Аның ире тавышка уяна, хатын бүлмәсенә йөгереп керә, тик хатын урынында булмый инде. Аның гәүдәсен соңрак, бина янында табалар.

Башка фатирдан 60 яшьлек хатын-кыз белән аның 11 яшьлек оныгын шул язмыш көткән. Оныгы белән бер караватта ятучы әбине җил очыртып алып киткән.

Дәүләт матбугат чаралары белешмәсе буенча, гарасат вакытында 4 кеше һәлак булган, тагын 10 кеше зыян күргән. Аннары журналистлар зыян килгән фатирларны карарга барган. Анда бик авыр әйберләр генә калган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100