Иртәгә, 27 апрельдә көчле җил көтелү сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә Татарстан территориясендә һәм Казанда секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
Көндез һәм кичен урыны белән җилнең тизлеге секундына 26 метр була, дип фаразлана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына агачлар, юл билгеләре, реклама щитлары һәм электр линияләре астында тормаска киңәш итә.