news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көчле җил Казан Кирмәненең Спас манарасындагы сәгать угын куптарган

news_top
Көчле җил Казан Кирмәненең Спас манарасындагы сәгать угын куптарган
Фото 29 апрельдә, 09:10 сәгатьтә төшерелгән
Фото: © Җәмил Сәлимгәрәев / «Татар-информ»

Казан Кирмәненең Спас манарасындагы сәгатьнең бер угын көчле җил алып очырган. Укны реставрацияләгәннән соң иртәгә, 30 апрельдә, кире куячаклар. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Кичә, 28 апрельдә, көчле җил аркасында, Спас манарасындагы сәгать угы кубып төште. Хәзер аны реставрациялиләр, кире урнаштыру 30 апрельгә планлаштырылган», – дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ»га «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының маркетинг бүлегендә.

Фото 28 апрельдә, 20:00 сәгатьтә төшерелгән

Фото: © "Татар-информ"

27 апрельдә Татарстанда көчле җил аркасында шторм кисәтүе игълан ителгән иде. Җил тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитте – чыбыкларны өзде, түбәләрне алып атты, агачлар ауды. Икенче көнгә җил бераз гына, секундына 23 метрга кадәр тынды.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген, 29 апрельдә дә, Татарстанда җилле һава торышы саклана.

Алдарак Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына көчле җил вакытында иминлек чаралары турында искәрткән иде. Реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре янында ышыкланмаска киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар