«Ватаным Татарстан» газетасында ялга җыенучыларга киңәшләр чыкты.
- Иң элек алдагы көннәргә нинди һава торышы буласын белешегез.
- Үзегез белән тиешле җайланмалар, җиһазлар, саклык чараларын алыгыз.
Көчле җил вакытында нишләргә?
- якында бина булса, шунда керегез;
- балаларны караучысыз калдырмагыз;
- әгәр дә көчле җил чыкканда урамда булсагыз, җир асты юлларына яки бина подъездларында керегез;
- бу вакытта йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышлары, төзелмәгән биналар янында ышыкланырга да ярамый;
- урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк;
- зур агачлар янында тормагыз. Агач астына машиналарыгызны куймагыз;
- көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч;
- өстегезгә тәрәзә пыялалары, түбә калайлары, йортны бизәгән элементлар килеп төшмәсен. Ул урыннан читкә китегез;
- йортларның барлык тәрәзәләрен нык итеп ябарга, балконнардан тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып ташларга кирәк;
- торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләр янына якын килмәгез.
Яшен вакытында нишләргә?
- әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр астында калсагыз, һичшиксез, туктап торыгыз;
- машинада да барырга ярамый. Электроникасы бозылып, яшен сугу ихтималы зур;
- яшен вакытында ачык урында булсагыз, җиргә ятарга киңәш ителә. Суга керергә ярамый. Янәшәгездә күл, сулык булмасын. Су яшенне үзенә тарта;
- нинди генә бәла-каза булса да, «112» номерына шалтыратыгыз.