Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көчле эсседән «Лада» машинасы шартлаган, гаиләнең бала табу йортына баруы булган

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсендә «Лада» машинасы юлда барганда эсседән шартлаган. 20 яшьлек егетнең хатыны һәм әнисе белән бала табу йортына, вакытыннан алда туган һәм хәзер табиблар күзәтүендә булган баласы янына барышы була. Бу хакта «SHOT» телеграм-каналы.

«Лада-калина» кондиционер шлангы нык кызудан шартлый. Бу хәл Люберцы шәһәренең Котельническая урамында була. Шуннан соң машинага ут каба. Гаилә машинаны берничә ай элек алган.

Фаҗигадә 20 яшьлек йөртүче егет зыян күрә, тосол түгелеп, аның аяклары һәм тәненең 20 процентка якын өлеше пешкән. Хатыны һәм әнисенә зыян килмәгән, тик алар көчле шок хәлендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100