Көчләүдә гаепләнгән студентлар кызны фахишәлектә гаепли: «Ул шулай акча эшли»
Өч егетне ике айга кулга алганнар.
Казанның Мәскәү районы судына, иң беренчеләрдән булып, КГМУның (дәүләт медицина университеты) кулга алынган өч студентының туганнары, дуслары килде. Суд бинасына үтәргә теләп озак кайнаштылар – документлары белән проблемалар. Кулларында – кечкенә алсу чемодан һәм, туганнарын кулга алсалар дип, йогыртлар салган «Ашан» пакеты.
Мәктәп укучысын көчләүдә гаепләнүче егетләргә суд утырышлары турында KazanFirst сайтында Адилә Рәхмәтуллина яза.
Тикшерү версиясе буенча, бу хәлләр Мөхәммәдьяров урамындагы фатирда була. 31 гыйнвар төнендә 19-23 яшьләрдәге 3 егет 14 яшьлек мәктәп укучысын көчли. Зыян күргән кыз сүзләренә караганда, бу 4 сәгать дәвам итә. Соңыннан кыз өенә кайта һәм барысын да әтисенә сөйләп бирә, анысы полициягә мөрәҗәгать итә. Бу вакыйгадан соң, 3 егетнең 2се бик тиз генә уку йортыннан чыгарыла. Гаепләнүчеләрнең дуслары шулай дип сөйли. Вузның үзендә исә, яшьләр бу хәлләргә кадәр үк чыгарылган иде, дип раслыйлар.
Туганнары версиясе буенча, булган хәлләр катлаулырак: укучы бала фахишәлек белән шөгыльләнгән, имеш, студентлар аның телефон номерын Интернетта тапкан. Шалтыратып, акчага сөйләшеп, кызны үзләренә чакырганнар. Кыз үзенә 19 яшь дип әйткән, ә хезмәт күрсәткәннән соң, егетләр биргән 3 мең сумга өстәп, тагын акча сораган. Егетләр бу түләүдән баш тарткан, кыз шуннан соң полициягә хәбәр биргән.
– Ул кыз белән бәйле беренче очрак кына түгел инде бу. Алар әтисе белән шулай акча эшли! – дип кайнарлана гаепләнүчеләрнең туганнары. Бу мәгълүматны каян алганнарын гына әйтмиләр.
Гаепләнүчеләр куркудан калтырап ук утыралар. Зыян күрүче балигъ булмаган укучы бала булганга күрә, җәза бирү чарасын сайлау буенча утырышлар чират буенча һәм ябык режимда үтә.
– Тикшерү билгеләгәнчә, 3 граждан үзләренә балигъ булмаган зыян күрүчене чакырган һәм аны көчләп, җенси якынлыкка кергәннәр. Алар алдан сөйләшеп, төркем белән көчләүдә шикләнелә, – дип эш буенча комментарий бирә Мәскәү районы прокурор өлкән ярдәмчесе Руслан Зәйнуллин.
Утырыш арасы тәнәфесләрендә коридорда ашыгып адвокатлар чабулый, гаепләнүчеләрнең туганнары белән эш турында сөйләшәләр.
– СИЗОда камерадашларына берни дә әйтмәсен. Аны алдаганнар, шул гына, югыйсә анда җиңел булмас, – дип киңәш бирә бер адвокат.
– Яклаячак егетне законсыз кулга алганнар, – дип көрсенә икенчесе, ләкин хәзер инде моны исбатлап булмый икән.
– Алар (хокук сакчылары) Җинаять-процессуаль кодексын, тану тәртибен бозганнар: кулга алгач кына тану процессын уздырганнар, алдан түгел, – ди яклаучы. – Экспертиза нәтиҗәләрен күрми торып, без мәгълүмат бирмибез, безнең хәзер позиция шундый.
Егетләр биргән версия дөрес булса да – ягъни, кызга ничә яшь булуын белмәгәннәр, һәм барысы да ике якның ризалыгы белән кылынган очракта да, ризалык бирү яшенә җитмәгән зат белән җенси акт өчен аларга җинаять җәзасы яный. Ләкин андый маддә өчен җәза, әлбәттә, йомшаграк булыр иде.
Гаепләнүчеләрнең берсенең сәламәтлеге белән проблемалар бар (безнең мәгълүматларга караганда, сүз баш мие авыруы турында бара). Әледән-әле хәле начарланып, озатып йөрүче хезмәткәрләр аны урамга алып чыгып керде. Шуңа да карамастан, суд егетләрнең өчесен дә СИЗОга җибәрде. Әлегә 15 мартка кадәр. Аларга 15 елга ирекләреннән мәхрүм ителү яный.