news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көчләнгән кызны ялган күрсәтмәләр өчен хөкем итәләр

news_top

Алтай Республикасының Усть-Кокин районында ялган күрсәтмәләр бирү буенча җинаять эшен тикшерүне тәмамлаганнар. Гаепләнүче – 22 яшьлек кыз, диелә «Новости Горного Алтая» сайтында.

2022 елда Усть-Кокин районында яшәүче ир-ат берничә кеше катнашында көчләүдә гаепле дип таныла.

Зыян күргән хатын-кыз тикшерү барышында күрсәтмәләрен үзгәртә һәм җинаятьне башка кешенең берүзе генә кылуын әйтә. Республиканың Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, кыз гаепләнүчегә – әнисе белән бергә яшәгән ир-атка ярдәм итәргә, аңа җәза бирүдән коткарырга тели. Шул ук вакытта, кызны ялган күрсәтмәләр биргән өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәткән булалар.

Суд тикшерү эшендә җинаять-процессуаль законнар бозуны ачыкламаган. Кызның ялган күрсәтмәләре җыелган дәлилләр ярдәмендә кире кагыла.

Расланган гаепләү карары белән җинаять эшен якын арада судка җибәрәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар