news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

“Кочаклый һәм аягына шприц энәсе кадый”: Түбән Камада баласы белән паркта йөргән хатынга һөҗүм итүчене тотканнар

“Кочаклый һәм аягына шприц энәсе кадый”: Түбән Камада баласы белән паркта йөргән хатынга һөҗүм итүчене тотканнар

news_top
“Кочаклый һәм аягына шприц энәсе кадый”: Түбән Камада баласы белән паркта йөргән хатынга һөҗүм итүчене тотканнар
Түбән Кама шәһәрендә урамда узып баручы 32 яшьлек хатынга бер ир-ат шприц кадаган. Соңрак полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, шприцта наркотик булган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә әйттеләр. 

23 октябрьдә Түбән Кама полициясенә 32 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул баласы белән паркта урамда йөргәндә бер ир-атның үзенә шприц кадавын сөйли. 

Хатын янына таныш булмаган ир-ат хатын янына килә, сөйләшә башлый. Шуннан соң ул хатын артыннан ияреп өенә кадәр бара. Подъезд янында җинаятьче бу хатынны кочаклый һәм аның аягына шприц энәсе кадый. Хатын кычкыра башлый, ә ир-ат исә качып китә. 

Медицина тикшерүеннән соң хатынга наркотик кадаганлыгы ачыклана. Аның канында морфин эзләре табыла. 

Хатынга һөҗүм иткән ир-атны тоткарлыйлар. Ул - Түбән Камада яшәүче 39 яшьлек ир-ат, моңа кадәр дә ике тапкыр хөкем ителгән. Бу кеше ни сәбәпле шприц кадаганын аңлатып бирә алмый. 
 
39 яшьлек ир-атка карата "наркотик матдәләр, психотроп матдәләр һәм аларның аналогларын куллануга этәрү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хәзер бу кешене 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар