news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көч бетсә, хәл китсә, нишләргә?

news_top
Көч бетсә, хәл китсә, нишләргә?
Владимир Васильев, архив

Гел арыганлык хисе барлыкка килсә, йокы килеп интектерсә, бу кислород җитмәүдән булырга мөмкин. Хәзерге заманда кешеләр җәяү йөрми, саф һавада еш булмый – шул сәбәпле көчсезлек, хәлсезлек хисе барлыкка килергә мөмкин. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Беренче чиратта, тәүлегенә кимендә 8-9 сәг йокларга кирәк. Төн уртасына кадәр ятып йокларга тырышырга киңәш ителә. Экспертлар фикеренчә, 22-23 сәг тирәсендә яту хәерле.

Алкогольдән баш тартыгыз. Бераз гына хәмер эчү дә йокының сыйфатын боза. Шуңа күрә төнлә энергия дефицитын тулыландырып булмый.

Йөкләнешне бетерү, организм эшчәнлеген яхшырту өчен йога белән шөгыльләнеп карагыз.

Дөрес тукланмау да хәлсезлеккә китерергә мөмкин. Артык ашап җибәрсә, кеше ятарга тырыша, моның урынына йөреп кайтырга, физкультура белән шөгыльләнеп алырга кирәк.

Шикәрне күп ашау да хәлсезлек тудырырга мөмкин.

Шуңа күрә дөрес туклануга күчәргә киңәш ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар