Клярда кабак чәчәге рецепты
Кысыр чәчәкләрдән бик тәмле кабымлык әзерләргә була.
Ләйлә Мостафинадан клярда кабак чәчәге рецептын тәкъдим итәбез.
Кабак, ташкабакта еш кына кысыр чәчәкләр була. Алардан бик тәмле кабымлык әзерләргә була.
Утызлап чәчәккә кляр ясау өчен 2 чи йомырка, 0,5 стакан минераль су (гади су ярамый, кетерди торган булмый), 0,5 чәй кашыгы тоз, 4-5 кашык он кирәк була.
Камыр өчен йомырка, су, он һәм тозны яхшылап болгатыгыз. Кабак чәчәкләрен (бераз сабагы эләксә дә ярый), юып, киптереп, клярда әвәләгез һәм кызган үсемлек маенда ике яклап кыздырып алыгыз. Бер ягы якынча бер минут тирәсе кыздырыла. Артык маен кәгазь тастымалга саркытып, табынга бирегез.
Тәмле булсын.