Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Клуб булмагач, җырчылар да килми»: Тарман авылы халкы егерме ел мәдәният йорты сорый

Тарман – Төмән өлкәсендәге иң зур татар авылларының берсе. Озынлыгы 15 километрга сузылган авыл меңгә якын кешесен саклап, туендырып яши. Гөрләп торган татар авылында үзәккә үткән бер мәсьәлә бар – клуб юк. Барлык чаралар да мәктәптә уза.

news_top_970_100
«Клуб булмагач, җырчылар да килми»: Тарман авылы халкы егерме ел мәдәният йорты сорый

Тарман авылы һәр кунагын күлләре, үзенчәлекле йортлары белән каршы ала. Бер йорт та бер-берсен кабатламый: төрле бизәкләр белән буялган тәрәзәләр, капкалар гади матурлыгы белән үзенә җәлеп итеп тора. Себернең татар авылларында чын авыл исен тоясың. Өлкәдәге һәр татар авылында кино төшерерлек. Чөнки авыл рухы бар аларда! Себер халкы ясалмалык, пафосның нәрсә икәнен дә белми. Яңа урамнар барлыкка килү, йортлар салыну нәтиҗәсендә Түбән Тарман, Эскел, Тирәек авыллары тоташкан. Хәзер 3 авыл бергә Тарман дип атала.

«Тарман мәктәбе – үзе мәктәп, үзе клуб»

Бүген авылның иң зур проблемасы – клуб булмау. Зур, яшьләр төпләнеп калган авылда мәдәният йорты төзелмәү проблемасына халык инде күз йома башлаган. Алар мәдәният йортын 20 елдан артык сорый.

Клубның кирәклеген аңлыйлар, хатлар да язганнар, әмма авыл халкының «булачак» дигән вәгъдәләргә күптән инде өмете өзелгән. Иске клуб сүтелеп ташланганнан соң, авылда клуб ролен мәктәпнең 50 кешелек актлар яки спорт залы үти. Йөзләгән кешене, килгән кунакларны бу урынга сыйдыру мөмкин дә түгел. Ә кемнең концерт карарга мәктәпкә барасы килсен? Мәктәп – белем, тәрбия йорты, ә клуб – күңел ачу, мәдәни чаралар үткәрү, очрашулар урыны.

Авыллар бетеп барган заманда, яши, үсә баручы өметле авылда ни өчен һаман клуб салынмый? Сорауга ачыклык кертү максатыннан, Түбән Тәүде районы башлыгы Валерий Борисов белән элемтәгә кердек.

Безнең районда 78 авыл исәпләнә. Районда 5500 кеше яши торган Велижан авылында шулай ук әлегә кадәр клуб юк, барлык чаралар мәктәптә үтә. Бүгенге көндә, хөкүмәт карары нигезендә, бар игътибар мәктәпләр төзүгә бирелә. Мәктәп – җәмгыятьнең башлангыч күзәнәге, барысы да шуннан башлана. Тарман авылына килгәндә, анда игелекле, дус татар халкы яши. Мин 10 ел элек район башлыгы булып билгеләндем. Ярдәм итәргә бик теләдем. Ул вакытта без клуб өчен җир кишәрлеге таптык, проекты булдырылды. Төмән өлкәсе губернаторына, өлкә мәдәният департаментына бардым. 2020-2022 елларга авылда мәдәният йорты төзелеше планлаштырылган иде. Пандемия башлангач, клуб төзелеше чигерелде. Аннан махсус хәрби операция башланды.

Валерий Иванович, шулай да, авыл халкы быел клуб булачагына өметләнә аламы?

– Төмән өлкәсе губернаторы, мәдәният департаменты җитәкчелеге, губернаторның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары үтенечебезне кире какмады. Әмма бүген вакыты ул түгел. Бүген Сорокино авылында мәдәният йорты төзелә. Әлегә мәдәният өчен финанслау бүленеп бирелмәде. Бүгенге вазгыятьне аңлап, өлкә башлыгы, мәдәният департаменты җитәкчелеген бу сорау белән аптыратмыйм. Шулай да, өлкә губернаторы карары үз көчендә кала, финанслау булу белән, иң беренче чиратта Тарман, Велижан авылында 150 кешелек клуб төзеләчәк. Безнең авыл халкы түзә белә, ничә ел клубсыз яшәгәннәр бит... Мин – башкаручы гына. Барысы да булачак. Эш финанслаудан гына тора. Токман дигән татар авылында 100 урынлык клуб салдык. Бүгенге көндә Кыскыркүлдә кирпечтән зур мәктәп салабыз. Саз авылында электр чылбыры үткәрелде – 2 ел ут яна. Минем татарлар белән мөнәсәбәтләрем яхшы.

Федераль программа клуб төзелешен тизләтмәс идеме?

Без программага кергән, әмма әлегә акча бүлеп бирмиләр. Барысы да үз вакытында булачак, хәзер, чыннан да, гади вакыт түгел.

«Саз» фольклор ансамблен яшьләргә тапшырасы иде»

Әйе, чыннан да, безнең татар халкы түзем. Ояла, сабыр итә, көтә белә… Ләкин авыл, үсеп килүче яшьләр түзәрме? Сүз дә юк, мәктәпләр төзелеше – бик куанычлы хәл. Авылны саклау, яшьләрне авылда калдыру өчен мәктәпнең генә көче җитәрме? Клуб булса, аның китапханәсе дә, әйләнә-тирәсендә спорт белән шөгыльләнү өчен җиһазландырылган мәйданчыгы да булыр иде. Төрле-төрле чаралар үткәрергә дә мөмкинчелек артыр иде.

Тарман авылының «Саз» фольклор ансамбле Себер татарлары фольклорын, йолаларын дөньяга танытып, авыл, өлкә данын күтәрә. 2009 елда ансамбльне Җәгъвәр Касыймов оештырган. Шул вакыттан коллектив өлкәдә фольклорны саклау һәм күтәрү өстендә зур эш алып бара. Беренче елларда коллективка 15кә якын кеше тупланган. Бүгенге көндә коллективта 6-7 кеше исәпләнә. Аның җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанова, ансамбльнең киләчәге өчен борчылып: «Без олыгайдык. Ансамбльгә яшьләрне җәлеп итәсе килә. Клуб балалар, яшьләр белән төрле бәйрәмнәр, уеннар оештырырга мөмкинлек бирер иде. Ансамбльне яшьләргә тапшыру турында да уйланырга кирәк бит. Бүгенге көндә барлык репетицияләр авыл мәктәбендә үтә. Мәктәптә коллектив белән озак була алмыйбыз, балаларга комачау итмик дип, ашыгып репетиция ясыйбыз. Авылда талантлы, инициативалы яшьләр аз түгел. 15 ел инде җыелыш саен клуб сорыйм. Булыр дип ышанам», – дип сөйләде.

Тарман – йолаларга бай авыл. Милли бәйрәмнәр, хәтта сөлге җыюлар да бу авылда сакланган. Себер татарлары ел саен Күк теләү бәйрәмен зурлап үткәрәләр. Авыл советы җитәкчесе Ләйлә Хәлилова сүзләренчә, авылда яшәүче 978 кешенең 191е генә пенсионерлар, калганнары – яшьләр. «Клуб булмау борчый. Клуб мәктәпнең икенче катындагы актлар залында урнашкан, олы кешеләргә анда менәргә авыр. Безнең авылда 2 клуб булган: Тирәек һәм Эскелдә. Китапаханәдә түгәрәкләр уза иде. Мәктәптә укыган чагымда, китапханәгә кереп, дәрес әзерли идек. Клуб-мәктәпкә кеше аз йөри хәзер. Бер елны «клубка» җырчы Нәфкать Нигъмәтуллин килде. Халык сыймады. Клуб булмагач, җырчылар концертлар белән бик килмиләр шул», – диде авыл башлыгы, уфтанып.

«Авыл халкы өчен очрашу урыны булыр иде, ичмасам»

Тирәек авылында 43 ел китапханәне җитәкләгән Гөлсем Гайнуллина авылда халыкның күпләп китап укыган чорын әле дә сагынып искә ала. Ул эшләгән елларда китапханәдә 6 меңнән артык китап исәпләнгән. Китапка дефицит заманнарда Гөлсем апа, авылны китаплы итү өчен, Казан юлын еш таптаган. Авыл халкы татар китапларын, «Идел», «Казан утлары», «Сөембикә», «Ялкын» журналларын, гәҗитләрне яратып укыган. Үзе эшләгән елларда Гөлсем апа күрше-тирә авылларга да күчмә китапханә оештырган. Фермаларда урнаштырылган «кызыл почмак»ны да эшчеләр үз иткән. «Мәктәп китапханәсе балалар өчен әйбәт, әмма олы кешеләр анда йөрергә кыенсына. Клуб, китапханә булса, өлкәннәр китап укырга йөрер иде. Ул авыл халкы өчен очрашу урыны булыр иде, ичмасам. Китапханә булган заманда җәй көннәрендә балалар да китап алып укый иде. Ел саен китапларны яңартырга тырыша идем», – ди Гөлсем апа, яраткан китапханәсен юксынып.

Авыл халкы сөйләве буенча, авыл 450 ел элек барлыкка килгән. Өлкәнрәк кешеләр, авыл 650-700 ел элек барлыкка килгән, дип фаразлый. Тарман халкы аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнеп гомер иткән. Заманында авыл тирәсендә 12 күл исәпләнгән. Бүген авыл халкын тагын бер мәсьәлә борчый: авылда елдан-ел күлләр кибә. Соңгы 3-4 елда авылның иң зур күленә камышлар, үләннәр үсә башлаган. 80-90нчы елларда күл тирәсендә торф чыгарганнар, сазлыкларын киптерер өчен, тирән каналлар казыганнар. Балыкка бай күлләрнең кибү сәбәбен авыл халкы шуннан күрә. Күл суларын шул каналлар тарткан, дигән фикердә алар. Бүген авылда 6 күл калып бара.

Шунысы да игътибарга лаек: авыл халкы авылы тарихын яхшы белә, әби-бабайлар сөйләгәннәрне онытмыйлар. Гадилеге, йолаларны саклап яшәүләре, кунакчыллыгы белән яраттырды бу авыл халкы. Тарманда элек йортларны да өмә белән салганнар. Берәү йорт салырга тотынса, бөтен авыл халкы ярдәм иткән. Бу авылда клуб, һичшиксез, булырга тиеш!

Чыганак: «Себер татар дөньясы», Таңсылу Габидуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100