Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Клон» сериалы йолдызының гомере өчен табиблар көрәшә

«Клон» сериалындагы Зейн коронавирус авыруын бик кыен кичерә.

news_top_970_100

Бразилиядә 52 яшьлек актер Лусиано Шафир гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә. Ул коронавирус инфекциясен бик авыр кичерә. 22 июньдә актерны реанимациягә салалар һәм ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Бу турыда StarHit яза.

10 июльдә аның хәле бераз яхшыра.

«Ул интенсив терапия бүлегендә. Сәламәтләнү турында сөйләргә иртәрәк әле, ул үз аңында. ИВЛ аппаратыннан аердылар, хәзер табиблар эшли», — дип әйткән актерның якыннары.

Шафирның юан эчәклегенең бер өлешен кисеп алу өчен операция ясаганнар. Бу Covid-19 авыруыннан өзлегү сәбәпле килеп чыккандыр дип фаразлыйлар.

Лусиано Шафир «Клон» сериалында Зейн ролен башкарган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100