news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Клип төшергәндә пони Илнат Фәрхуллинны тешләгән һәм җайдак кызны чөеп аткан

news_top
Клип төшергәндә пони Илнат Фәрхуллинны тешләгән һәм җайдак кызны чөеп аткан
Абдул Фархан

Илнат Фәрхуллин «Ак чәчәкләр» җырына клип төшергәндә понины да катнаштырырга уйлаганнар. Әмма хайван холыксыз булып чыккан. 

Пакет тавышыннан курку сәбәпле, ыргылып, клипның героинясын еккан.

«Героиня егылып төште. Ярый, барысы да яхшы тәмамланды. Минем өстемә дә «аткаебыз» сикерде. Миңа гына түгел, машина өстен дә урады. Аннан соң 3 тапкыр үземне кулдан тешләде. Атның тешләвенә ияләнгән инде мин, бәләкәйдән үк ат өстендә үстем. Төшерү процессы тигез генә бармаса да, клибы уңышлы булды кебек», – ди Илнат. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар