news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Клиникага килгән ана белән бер яшьлек бала өстенә кайнар кофе сипкәннәр

Балалы хатын табиблар белән сүзгән кергән булган.

news_top
Клиникага килгән ана белән бер яшьлек бала өстенә кайнар кофе сипкәннәр

Уфада бер хатын нәни баласы белән клиникага килгән. Биредә ул табиблар белән сүзгә кергән. Шуннан соң клиника хезмәткәрләрнең берсе балалы хатын өстенә кайнар кофе сипкән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Балалы хатынга кредит рәсмиләштергәннәр. Хатын бу кредитның нинди хезмәтләр өчен икәнен белешмәкче булган. Шуңа ачуы чыккан бер хезмәткәр балалы хатын өстенә кайнар кофе сипкән.

«Минем өстемә кофе сиптеләр. Ул бик кайнар иде», — дип сөйләгән хатын ашыгыч ярдәм табибларына.

Әлеге вакыйгадан соң бер яшьлек Святогорның әти-әнисе психологка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Шулай ук полициягә гариза язганнар. Пешү үзәгендә бирелгән справканы да полициягә тапшырганнар.

«Хәзерге вакытта бу хатын гаризасы буенча тикшерү бара. Судмедэкспертиза билгеләнгән», — дип сөйләгәннәр Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар