Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Клиник үлем халәтендә иде». Авариядә ике кыз бала һәлак булган, тагын ике бала имгәнгән

news_top_970_100
«Клиник үлем халәтендә иде». Авариядә ике кыз бала һәлак булган, тагын ике бала имгәнгән
видеодан скриншот

Якшәмбе, 5 март кичендә, Түбән Новгород өлкәсендә коточкыч авария була. Җиңел машина белән кроссовер бәрелешкәч, 2 кыз бала үлә, тагын 4 кеше – шул исәптән 2 бала имгәнә. Бу турыда төбәк буенча ЮХИДига сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Авария 18.15 сәгатьтә Кстов районында Чернышиха – Большое Мурашкино юлында була. «УАЗ-Патриот» машинасы белән 41 яшьлек ир-ат идарә итә, бер мизгелдә ул идарәсен югалта, каршы як полосага чыга һәм «Лада Гранта» машинасы белән кара-каршы бәрелешә. «Лада Гранта» машинасында 2 бала белән хатын-кыз була», – диелә хәбәрдә.

Авариядән соң машиналар тимер-томыр өеменә әверелә диярлек. «Лада Гранта» салонындагы 9 һәм 3 яшьлек ике кыз бала бик каты имгәнә, аларны клиник үлем халәтендә хастаханәгә китерәләр. Табиблар тырышуга карамастан, балалар икесе дә үлә. 

«Лада Гранта» белән идарә иткән 31 яшьлек хатын имгәнә, аны хастаханәгә салалар. 

«УАЗ-Патриот» машинасында ике бала – 7 яшьлек малай һәм 4 яшьлек кыз белән ир-ат бара. Әти кеше җиңелчә имгәнә, балаларны хастаханәдә табиблар карый һәм имгәнү дәрәҗәсен алар билгеләячәк.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100