news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Климатолог Татарстанда кар капламының кайчан ятачагын әйтте

news_top
Климатолог Татарстанда кар капламының кайчан ятачагын әйтте
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, быел ноябрь ае климатик нормадан 1 градуска җылырак булачак. Алдагы көннәрдә яңгыр һәм кар явуы көтелә, тик кар эреп бетәчәк.

Климатолог Юрий Переведенцев «Челнинские известия» газетасына сөйләгәнчә, тотрыклы кар капламы климат буенча 17-22 ноябрьдә ята. Ел дәвамында салкын чор кыскара башлады, кар капламы да элеккегә караганда соңрак барлыкка килә.

Узган ел беренче кар 17 ноябрьдә яуган – юллар кар белән капланган булган. Әмма даими кар капламы бары тик декабрь башында гына урнашкан.

«Ноябрь – кыш алды, ноябрьдә уртача айлык температура 2,5 градусны тәшкил итә. Хәзер югары антициклонлы җылы октябрьдән соң, Арктик агым керде, кар яварга мөмкин, төнлә температура -1..-2 градус булачак, көндез әле уңай температура 3 градуска кадәр күтәрелә. Атмосфера басымы да төшә башлады. Һава торышы тотрыксыз, тик озак вакытлы фаразлар буенча, киләсе атнада тагын бераз җылытачак», – дип сөйләгән Юрий Переведенцев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар