Россиядә җылы, карсыз диярлек кыш көтелә. Континенталь климат һәм Арктикага якын булу аркасында, Россиядә җылыну тулаем планетага караганда тизрәк бара. Бу фаразны Россия Фәннәр академиясенең Биофизика институтының өлкән фәнни хезмәткәре, климатолог Алексей Карнаухов әйткән, дип яза «Челнинские известия» сайты.
Бу Тын океандагы аномаль температураның Россиядәге һава торышына йогынты ясавына бәйле: кыска вакытлы кар явулар көтелә, ә яуган кар тиз эриячәк.
«Быел карсыз кышлар кабатланырга мөмкин. Тын океанда рекордлы күренеш бара, ул глобаль температураны күтәрәчәк, ә Россиядә бу күтәрелү көчлерәк була. Яуган кар тиз эреп бетәргә мөмкин», – дип сөйләгән Карнаухов.
Глобаль җылыну аркасында тотрыклы кар капламы урнашу вакыты тулысынча күчәргә мөмкин. Хәзер декабрьдә кар көртләре күрү ихтималы 50 процентка гына, ә яңа ел чорында җепшетүләр нормага әйләнеп бара.