Россиянең Европа өлешендә җәйнең салкын башлануы төньяктан салкын һава агымнары килү белән бәйле, өстәвенә, глобаль җылыну аркасында, Арктикада температура күтәрелә, әмма шул ук вакытта аның чиге көньякка таба күченә. Бу турыда РИА «Новости» агентлыгына «Табигать һәм кешеләр» фондының климат мәсьәләләре буенча белгече Алексей Кокорин сөйләгән.
«Җәйнең салкын башлануы төньяктан салкын һава килүе белән бәйле. Моның берни гаҗәеп яки аномаль ягы юк. Әмма глобаль җылыну һәм Арктика чигенең тотрыксыз булуы аркасында, арктик һава көньякка таба тагын да тирәнрәк үтеп керә башлады. Ул Арктика өчен бик җылы, ләкин безнең өчен салкын», – диде Кокорин.
«Арктика – ул һава торышының «кухнясы». Арктика белән урта киңлекләр арасындагы чик хәрәкәтчәнрәккә әйләнде. Бу чик буйлап «Росби дулкыннары» дип аталган атмосфера дулкыннары хәрәкәт итә – алар бик озын, 1-2 мең километрга кадәр җитә. Бу дулкыннар көчәйде һәм тирәнрәк керә. Димәк, арктик һава Мәскәүгә генә түгел, хәтта Техас, Марокко һәм Иерусалимга кадәр барып җитә ала», – дип өстәде климатолог.
Ул аңлатканча, Арктикадан көньякка таба һава агымнары хәрәкәт иткән саен температура күтәрелә, ләкин бу агымнар барыбер бик салкын. Глобаль җылыну фонында Россия климаты тагын да тотрыксызлана – кайбер төбәкләрдә җылылык артса, кайберләрендә салкыннар башлана.
Росби дулкыннары – атмосферада формалаша торган озын дулкыннар, алар һава торышына зур йогынты ясый.