Климат җылынгач, кешеләрнең кыяфәте ничек үзгәрәчәк?
Галимнәр сүзләренчә, кешеләрнең гәүдә үлчәмнәре һәм баш мие кечерәячәк.
Глобаль җылыну сәбәпле, кешеләрнең тышкы кыяфәте дә үзгәрәчәк. Галимнәрнең тикшеренү нәтиҗәләре Мисырның Sasapost басмасында чыккан. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.
Эволюция теориясе буенча, теләсә нинди тереклек табигый шартлар үзгәргәндә гомерен саклап калу өчен үзе дә үзгәрәчәк.
Биолог Сара Райдинг сүзләренчә, климат җылыну хайваннарның адаптация темпларын да үзгәртте. Ул мисал итеп Австралия тутый кошларының томшыгы үлчәме үзгәрүне китерә. 1871 елдан башлап кошларның томшыгы 10 процентка зурайган.
Европа тычканнарының кыяфәте үзгәрүе ачыкланган. Аларның тәпиләре һәм башка урыннары үскән.
Климат җылынгач, кешеләрдә меланин пигменты ясалу артачак. Бу пигмент тән тиресе, күзләр, чәчләр төсенә йогынты ясый. Меланин күбрәк булачак, шуңа күрә кешеләрнең кыяфәте дә карарак була.
Кембридж университеты галимнәре сүзләренчә, климат шулай ук кешенең гәүдәсе һәм баш мие үлчәмнәренә дә йогынты ясаячак. Тарихтан күренгәнчә, салкын чакта кеше үлчәмнәре зурайган, җылы вакытта киресенчә, кечерәйгән.
Тикшеренүчеләр фикеренчә, хәзерге глобаль җылыну аркасында, кешенең гәүдәсе һәм баш мие кечерәячәк. Кешеләр хәтер һәм сөйләмдә, өйрәнүдә, гомумән алганда, баш миендә кан әйләнеше буенча кыенлыклар кичерәчәк, диелә хәбәрдә.