Климатның глобаль җылынуы аркасында Россиядә агачларның яздан көзгә кадәр вегетация чоры сизелерлек озыная. Бу хакта Үзәк Себер ботаника бакчасының баш фәнни хезмәткәре, дендрология лабораториясе мөдире Евгений Банаев сөйләгән, дип яза РИА Новости.
«Вегетация чоры озынаю – язгы кайбер фазаларның (бөреләр ачылу, чәчәк ата башлау) күпкә иртәрәк башлануы һәм көзге фазаларның (яфраклары саргаю) күпкә соңрак башлануы. Һәрхәлдә, Ерак Көнчыгыш өрәңгеләре буенча эш уздырдык һәм бу күзәтелә. Якынча ике, хәтта өч атнага күчеш бара», – дип сөйләгән ул.
Галим аңлатканча, шул рәвешле, үсемлекләрнең бөтен вегетация чоры озыная. Бу Себер төбәкләре өчен климатның күпмедер дәрәҗәдә йомшаруын һәм үсемлекләрнең актив үсеше өчен таләп ителгән язгы уңай температураларның иртә башлануын аңлата.
«Димәк, температуралар үзгәргән. Уңай температуралар суммасы күпкә иртәрәк башлана. Безнең күзәтүләр буенча бу Көнбатыш Себердә күзәтелә, тик безгә Санкт-Петербургтан язмалар килде, анда да ике градуска кадәр җылыну бар. Тулаем алганда, бу Себергә генә кагылмый», – дигән Банаев.
Соңгы елларда, бигрәк тә 2000 елдан соң үсемлекләрнең феноритмнары катнашу ешрак була башлаган, диде ул. Әгәр элек язын бер-бер артлы башта шомырт, аннан алмагач һәм аннан соң сирин чәчәк атса, соңгы елларда исә, аларның чәчәк атуы катнаша.