Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Климакс нәрсә ул һәм аның билгеләрен ничек җиңеләйтергә?

news_top_970_100
Климакс нәрсә ул һәм аның билгеләрен ничек җиңеләйтергә?
https://minzdrav.tatarstan.ru/

Ел саен 15 июльдә Бөтенроссия гинеколог көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм алдыннан без «Мамадыш РҮХ» ДАССУ гинекология бүлеге мөдире, табиб акушер-гинеколог Миләүшә Вәлиуллина хатын-кызлар сәламәтлегенең иң актуаль темаларының берсе - климактерика чоры турында аңлаткан. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нәрсә ул климакс

 Климакс - хатын-кызның гормональ системасы репродуктив функциясен үзенең төп бурычы дип санаудан туктаган вакыт. Бу, нигездә, җенси гормоннар эстроген һәм прогестерон дәрәҗәсен кимү белән күзәтелә. Нормада аларны аналык бизе җитештерә һәм балага узу һәм бала табу мөмкинлегенә турыдан-туры йогынты ясый. Аналык бизе үзләренең төп бурычын үти башлаудан туктагач, хатын-кызда менструация туктала, бу процесс менопауза дип атала.

Гадәттә, бу процесс якынча илле яшләрдә бара, әмма, 40 яшләрдә үк климакс алды билгеләре барлыкка килергә мөмкин.

Күчеш чорын җиңеләйтү һәм организмга яңа халәттә ярдәм итү ысуллары

 Менопауза үзе турында специфик булмаган билгеләр белән белергә мөмкинлек бирә. Өстәвенә, климактерик чорга карап, әлеге симптомнар аерылырга мөмкин. Әйтик, 40 яшьтән 50 яшькә кадәр хатын-кыз көндезге кан йөгерү (приливы) бер эсселәтеп, бер суытып алу, төнлә артык тирләүне, еш йөрәк тибүен һәм кан басымының төшүен/күтәрелүен, кәеф үзгәрүен һәм сексуаль теләкнең кимүен тоя ала. Бу симптомнарның күбесе менопауза белән узачак.

Беренче өч елда менструация туктаганнан соң лайлалы тышчаларның һәм тән тиресенең кибүе күзәтелергә мөмкин. Үлчәм үзгәрергә мөмкин, хатын-кыз я ябыга, я киресенчә, тазара.

Гормональ үзгәрешләр атеросклероз һәм остеопороз, мускулларның зәгыйфьлеге һәм хәтерне кимүе өчен шартлар тудыра.

Климаксны «дәваларга» тырышырга кирәкме

 Күңелсез симптомнарга карамастан, климакс - хатын-кызның олы яшьтә табигый хәле. Менопаузны «дәвалап» яки булдырмый калырга мөмкин түгел. Аның каравы климаксны кичектерергә, аның узуын җиңеләйтергә һәм җенси гормоннар дәрәҗәсе кимүе сәбәпле авыруларны профилактикалау турында кайгыртырга мөмкин.

Климаксны нинди ысуллар белән җиңеләйтергә була 

 Менопауза симптомнарын җиңеләйтү өчен, бер-берсен юкка чыгармый торган өч ысул бар. Беренчесе - туклану, хәрәкәт режимы һәм тулы канлы йокы турында кайгыртырга. Икенчесе - гормонозаместительная (гормоноалыштыру)  терапиягә мөрәҗәгать итәргә. Һәм өченче – рационга фитоэстрогеннар һәм эстрогенсыман биорегуляторлар өстәргә.

Хатын-кызларга үз организмына игътибарлы мөнәсәбәт климакс барышын җиңеләйтергә сәләтле.

Акушер-гинекологлар киңәш итә:

Ачы ризык, тәмәке тарту яки алкоголь эчемлекләре кан йөгерү (прилив) китереп чыгарырга мөмкин.Температура режимын җайга салу өчен иркен киемгә өстенлек бирегез. Приливлар вакытында боз кисәкләрен муенның артына куеп алырга мөмкин.

Һавалы салкынча бүлмәдә йоклагыз. Йокы күлмәкләре дымлыкны сеңдерүче тукымалардан булсын.

Сулыш күнегүләрен кулланырга. Авырлыкны контрольдә тотарга. Яхшы йокларга. Физик актив булырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100