news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Климакс билгеләрен ничек җиңеләйтергә?

news_top

Климакс вакытындагы һәр кызышу очрагы (прилив) – хатын-кызның баш миенә, йөрәккә һәм кан тамырларына йогынты ясый. Әлеге авыртуларга түзәргә ярамый, ди гинеколог-эндокринолог Евгения Назимова. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Әгәр кызышу (прилив) башланса, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул менопауза вакытына терапия билгеләячәк.

Низамова табибка барганчы хәлне җиңеләйтү өчен киңәшләр бирде.

Мондый очракта кайбер үләннәр ярдәм итә ала. Мәсәлән, татлы тамыр (солодка), колмак экстракты, гөлҗимеш бавыр эшчәнлеген яхшырта һәм симптомнарны киметә. Үт куыгында ташлар булса, гөлҗимешне табиб белән киңәшкәннән соң гына кулланырга кирәк.

Пион, кычыткан, валериана нерв системасына яхшы йогынты ясый. Мелисса, бөтнек, сары мәтрүшкә тынычландыра.

Магний һәм глицин, кызышу көчле булмаган очракта, ярдәм итә ала.

Табиб, шулай да, вакытны сузмаска һәм белгечкә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар