Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Клиентлар киңәш итте»: Ярославльдә фахишә депутат булырга теләгән

news_top_970_100
«Клиентлар киңәш итте»: Ярославльдә фахишә депутат булырга теләгән

Ярославльдә узган сайлау кампаниясендә 38 яшьлек Ирина Мищенко иң нык телгә алынган кеше булып чыккан. Аның һәр адымын күзәтеп, бушлай реклама ясап торалар. Эш шунда – бу хатын үзенең фахишә икәнен яшерми, ачыктан-ачык әйтә. Ул 20 ел буе шушы өлкәдә армый-талмый хезмәт итүен сөйләгән һәм депутатлыкка барырга «клиентлар киңәш итте», дигән. 

Шәһәр советына депутатлыкка кандидат булып теркәлергә теләгән кеше имза җыярга тиеш. Ирина аны бик тиз җыя –кайбер хатын-кызлар тавыш чыгарса да, ирләр тавышы көчлерәк булып чыга. 76.ru сайтында «Бөтен ирләр синең яклы» дигән мәкалә дә чыга. Журналистлар аннан бик яратып интервью алган – кандидат белән нинди темага да сөйләшергә була бит.

«Мин аның яклы! Хет бер нормаль депутат булыр!» 

«Мин аның чыгышында бер генә дөрес булмаган сүз дә ишетмәдем. Аның кем булып эшләгәнен исәпкә алмаганда, ул – идеаль депутат. Кемдер аның кем булып эшләвенә каршы икән, әйтегез әле, үзегезнең берәр тапкыр булса да фахишә чакыртканым юк, дип. Ә хатын-кызларга килгәндә, монда да сораулар бар. Нәрсә, әллә айфон өчен йоклаган кызлар юкмы? Бар да моны тыныч эшли, ә Ирина – ачыктан-ачык. Гаепләмәгез.»

«Бердәнбер гадел депутат!» – дип язганнар социаль челтәрләрдә.

Ирина Мищенко үзенең фахишә булуыннан оялмавын әйтә. Түшәктә эшләп алган акчаларына хәйрия фонды оештыра. Ирина, депутат булгач, фахишәлекне рәсмиләштерергә һәм фахишәләрдән салым җыярга теләвен әйтә. Әле алай гына да түгел, депутат булгач та профессиясен ташламаячагын, армый-талмый, клиентларга хезмәт итәчәген сөйләгән. «Бу профессиядәге кызлар оялмас, медосмотрлар узар, салымнар түләр. Мин, мәсәлән, эшмәкәр буларак теркәлгән, салым түлим», – ди ул. Ирина сәясәткә дә кереп китә – түрәләрне билгеләп түгел, сайлап куярга кирәклеген әйтә. «Түрәләр эшләми. Ә мин кешеләргә ничек авыр икәнен күрәм һәм аларга ярдәм итәргә телим. Шуңа депутат буласым килә», – ди Ирина.

Ирина үзенең ни өчен башкалардан өстен булуын да әйткән. «Минем эчемдә ялган юк, минем бөтен эшләгәнем кеше күз алдында. Компромат яратучылар ачы күз яшьләре белән еласын – минем серләрем күз алдында, һәм мин алардан оялмыйм. Миңа хакимият һәм акча кирәкми», – ди ул. 

Дөрес, Иринага каршылар да күп. «Анда эшлексезләр болай да җитәрлек, матур сөйләүче фахишәләр дә барсынмыни?» – дигәннәр. Аларга: «Бөтен серләрен яшергән депутатлар азмы әллә? Ул, ичмасам, ачык калган. Безне депутатларга ышанмаска өйрәттеләр инде», – дип язганнар.

«Бу яңалыктан көләргә дә ирендерә. Синең, фахишә булуыңнан тыш, берәр булса да яхшы сыйфатың бармы соң?» – дип сораган Дмитрий Березюк исемле ир.

Хатын-кызлар исә Иринаның тышкы кыяфәтенә бәйләнгән һәм, бу хатын өчен акча түләгән ирләр кем икән, дип гаҗәпләнгән. «Кая бара дөнья…», «Сайланган булса, депутатны «карый» алган булыр идек», «Шул гына җитмәгән иде»...

Ирина кандидат булып теркәлер өчен кирәкле имзаларны бик тиз җыйган. Әмма аны барыбер кандидат итеп теркәмәгәннәр. Ирина судлашып та караган, әмма җиңеп чыга алмаган. Шәһәр советына сайланган очракта, Ирина Думага да барырга теләвен әйткән булган.

Ирина сайланыр өчен «эшлекле» костюм кигән фотосессия ясаган. Социаль челтәрләрдә исә аның «кайнар» фото-видеолары да йөри, дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100