Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Клава Кока таләпләре: Бер чыгыш өчен – 7 млн, ашарга – 45 мең

news_top_970_100
Клава Кока таләпләре: Бер чыгыш өчен – 7 млн, ашарга – 45 мең
Михаил Захаров / "Татар-информ" архивы

Хәзерге вакытта Россия эстрадасындагы иң популяр җырчыларның берсе – Клава Кока. «Киләчәк уеннары» турнирының ябылу тантанасына да ул чакырылган иде. «База» телеграм-каналы аны чакыру шартлары, бәяләре турында яза.

Җырчы Клава Кока хатын-кыз йөртүчеләргә ышанмый, ә ир-ат шоферларга тәмәке тартуны тыя. Әгәр аның чыгышы вакытында хокук сакчылары белән проблемалар килеп чыга икән, заказчы аңа гонорары күләмендә штраф түләргә тиеш.

Кока, үзен чакырган очракта, аэропортта VIP-залга урнаштыруларын таләп итә, ә очканда бизнес-класста һәм бары тик тәрәзә янында утырырга тиеш. Җырчыны S-класслы «Mercedes» һәм 6 йокы урыны булган А-класслы минивен каршы алырга тиеш. Мөһим таләп – машина йөртүче бары тик ир-ат булырга тиеш һәм машина йөртүчегә рульдә тәмәке тартырга ярамый. Шулай ук снюс та һәм табакның башка төрләрен дә кулланырга тиеш түгел.

Клава Кока өчен кунакханә 4 йолдыздан башланырга, рум-сервис булган люкс бүлмә булырга тиеш. Командасы өчен шартлар гадирәк – аларга стандарт номер да ярый. Ишек янында бары тик карадан гына киенгән сакчылар тора. Әле Клава тәмле һәм әйбәт ашарга да ярата: тик моның өчен туклануга бер көнгә 45 мең акча кирәк була. Коллективка һәм төркем әгъзаларына 17 мең дә җитә.

Клаваның гримеркасы якты һәм иркен, андагы температура төгәл +22 градус булырга тиеш. Гримерка эчендә барысы да стандарт буенча – кофемашина, «Киндер» шоколадлары, вегетариан ризыклары һәм розалар мәҗбүри. Клава Мәскәүдәге чыгышы өчен 4 миллион, ә башка шәһәрләрдә 7 миллион ала.

Форс-мажор очраклар (полиция, прокуратура белән проблемалар, тентү) килеп чыкса, заказчыга җырчының гонорарының 100 проценты күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Фото: © «База» Телеграм-каналы

Фото: © «База» Телеграм-каналы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100