«Класс! Бөтен җырчылар майда туган икән» - видео
Май аенда туган 12 татар җырчысы уртак җыр яздырган.

«Фәридә-Алсу» дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина, Мәүлидә Мортазина, ИлГәрәй, ИлСаф, Альбина Апанаева, Дилә Нигъмәтуллина, Нурзадә, Гүзәл Баһ, Зөлфия Шакирова, Рәзил Камалов, Азат Кәримов, Гөлнара Тимерҗанова май аенда туганнар икән. Берләшеп, алар май ае турында җыр яздырганнар.
«Май айларын бик яратам,
Туган көнем бит майда.
Урман, күлләр, гөлбакчалар
Ямьләнә шушы айда», — дип җырлый алар.
Җырның авторы - Мәүлидә Мортазина.
Видеоны караган тамашачылар: «Класс! Бөтен җырчылар май аенда туган икән», «Шәп булган бу!» — дип яза.