Клара Хәйретдинова: “Һәрбер аерылышу – үзе бер үлем”
Клара Хәйретдинова белән сөйләшүдән соң түбәндәге фикергә килдем: бу тормышта бәхетле яисә уңышлы хатын-кыз булуны сайлау алдында калсаң, бәхетлесен сайларга кирәк икән. Клара апа уңышны сайлаган, күрәсең. “Эшем – минем бар дөньям”, - диде ул миңа. Әйе, ул бүген Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор. Хатын-кызның бәхете уңыштамы? Әйдәгез, бу сорауга Клара апа белән бергә җавап табып карыйк.
“Интернатта да укырга туры килде”
- Клара апа, сез тумышыгыз белән Дөбьяз районыннан. Бүген әлеге район юк. Сезне кайсы районнан дип белик соң?
- Әйе, Дөбьязны бетерделәр шул. Кайсыдыр өлеше Яшел Үзәнгә күчте, кайсыдыр Биектауга. Мин, гомумән, документ буенча Казанда туганмын. Соңыннан гына без Биектауга күчтек.
- Балачагыгыз бәхетле үттеме?
- Без гел яшәү урыныбызны алмаштырып тордык. Казанда да, Башкортстанда да, Биектауның күп кенә авылларында да яшәргә туры килде. Әнине эш буенча җибәрү сәбәпле микән, төгәл әйтә алмыйм.
- Гел әти-әниегез генә тәрбияләдеме сезне?
- Юк, әби-бабайлар да карады, әлбәттә. Мәктәпкә зурая төшкәч кенә бирделәр. Башкорстанда яшәгәндә әти белән әни аерылды. Алар аерылышкач, Биектау районы Өнсә авылына күчтек. Соңыннан әнине башка авылга җибәрделәр. Ул партия җитәкчесе булып эшли иде. Интернатта да укырга туры килде.
- Интернатта уку еллары нинди иде?
- Ялларга кайта идек – бары шул гына. Салкында да, караңгыда да кайтырга туры килә иде. Хәтерлим: зират яныннан үткәндә, агачлар шаулап тора иде. Әби: “Ничек курыкмыйсың?” - дип сорый иде. Өйгә кайтасы килгәч, нишлисең. Курыкмыйча, тешеңне кысып, кайтасың инде.
- Балачакта җырчы булам дип уйлаган идегезме?
- Юк, күңелемдә юк иде. Киноактриса булырга хыяллана идем. Ә җырчы булуны авыл җирендә хуплап бетермиләр иде бит. Җырчыларның тормышы – чегән тормышы, диләр иде.
- Ничек җырлый башладыгыз соң?
- Ул вакытны әле безнең район Дөбьяз исемен йөртә иде. 5-6 классларны мин Дөбьяз мәктәбендә укыдым. Шул вакытны төрле авылларда укытучылар белән бергә җырлавымны хәтерлим. Әле берсендә бик рәңҗеп калганым истә. Мине Артекка җибәрергә тиешләр иде, ә анда башка кыз барды. Инде җыенып беткән идем, ә монда шундый хәбәр. Ә-әй, ачынып еладым. Әни мине алдады. Минем балачакта үпкәләрем авырта иде. Һәм әни: “Сәламәтлегең аркасында сиңа анда барырга ярамый”, - диде. Соңыннан мин дөресен белдем. Әни партия җитәкчесе булып эшләгәч, “по блату” бармасын дип, мине шунда җибәрмәгәннәр икән. Ә әни, мине кызганып, дөресен әйтмәгән.
- Сез гаиләдә бер генә баламы?
- Абыем бар, ләкин әтиләр аерылышкач, без бергә үсмәдек. Минем әтием дә Дөбьяз районыннан иде. Абый белән әбиләргә кайткач очраша идек. Иртә генә үлде шул: хезмәт итәргә киткәч, кире кайтмады. Ул Шыпшык авылында күмелгән. Аның янына кайтып йөрергә тырышам.
- Әниегез, әтиегез кайчан вафат булды?
- Әниләр аерылышкач, әти белән аралаштым дип әйтә алмыйм. Әти 1985 елда үлде. Әни исә мин Санкт-Петербургка юл тотканда үлде. 2013 ел иде бу. Питерда минем укучыларымның берсенең премьерасы иде, ничек шуны карарга бармыйсың?! Шул поездда баргандаәнинең үлүен хәбәр иттеләр.
- Шулай да гаилә җылылыгы җитмәгән кебек...
- Дөрес әйтәсеңдер, кызым. Әбиләрдә торганда, күп эшли идек. Әби-бабай барыбер әти-әни түгел инде ул. Иркәләп тордылар дип әйтә алмыйм. Эшләп үстек. Гаилә җылылыгы җитмәгәндер, әйе.
“Татар мәктәпләрендә рус теле укытучысы булырга тиеш идем”
Клара апа әйтмешли, ул бер дә җырчы булырга уйламаган. Мәктәп еллары узгач, ул Казан шәһәре педагогия институтына укырга керә. Аңа әнисе: “Миңа җырчы кирәкми”, - ди...
- Сез мәктәпне унтугыз яшегездә тәмамлыйсыз?!
- Әйе, күченеп йөреп, бер елым төшеп калды. Мәктәпне тәмамлаганда, җиткән кыз идем инде. Унынчы сыйныфта укыганда әни белән яшәдем.
- Әниегез усал идеме?
- Юк, усал иде дип әйтә алмыйм. Егетләргә килгәндә усалрак иде. Капка төбендә басып торганда, чыгып, өйгә алып кергәне дә бар иде.
- Кайчан беренче тапкыр гашыйк булдыгыз?
- Мин кино карарга ярата идем. Шул киноактерларга гашыйк булып, хыяллана идем. Имеш, мин алар белән йөрим. Ә гашыйк булу хисе соң килде миңа. Мәскәүдә укып, Казанга кайткач кына яратуның нәрсә икәнен белдем.
- Нәрсә соң ул ярату, Клара апа?
- Минем язмышымда “ярату” сүзе әллә ни бәхетле булды дип әйтә алмыйм. Ә болай ярату – үзе бәхеттер ул.
- Казан педагогия институтында ничә ел укыдыгыз?
- Рус-татар бүлегенә укырга кергән идем мин. Татар мәктәпләрендә рус теле укытучысы булырга тиеш идем. 1,5 ел укыдым да, Мәскәүгә китәргә булдым. Әни каршы иде, авыл җирендә артист булуны хупламыйлар иде. “Миңа җырчы кирәкми, миңа укытучы кирәк”, - дигән иде әни. Мәскәүгә барыбер күчтем. Анда мәдәният сараена җыештыручы булып урнаштым. 1,5-2 ел чамасы шунда эшләдем.
- Эшләгән акчагызны нәрсәгә туздыра идегез?
- Матур итеп киенергә ярата идем. “Детский мир” кибете тә якын иде. Модадан калышмаска тырыша идек инде. Кыскасы да киелгәндер... Без рәхәтләнеп татарча аралаша идек – шуны хәтерлим. Безгә чит ил кешеләренә кебек карыйлар иде.
- Мәскәүгә ничек китәргә булдыгыз?
- Русча әйтсәк, “Всероссийская творческая мастерская эстрадного искусства” дип атала иде мин барган җир. Мәскәүдән Казанга белгечләр килде. Алар, мине тыңладылар да, алырга булдылар. Кастинг үткәрделәр, кыскасы, ләкин ул елларны андый сүз генә юк иде. “Рәйсә”не яисә “Хуш авылым”ны җырладым. Төгәл хәтерләмим.
- Мәскәү ошаган идеме?
- Әлбәттә! Чит илгә чыккан кебек иде. Мәскәүдән мин чын артист булып кайттым. Барысына да өйрәттеләр. Сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, ничек дөрес итеп җырларга – барысын да төшендем. Укып беткәч, кире Казанга кайттык. Филармониядә “яшьләр бригадасы” буларак эшли башладык.
- Әлфия Авзалова, Илһам Шакировлар белән бергә җырладыгыз?
- Әйе, Әстерханга кадәр барып җиткәнебез бар иде. “Солянкалар”да катнаша идек. Айлар буена йөргәнебезне хәтерлим. Безнең кайтуыбыз алар өчен дә яңалык булды. Мәскәүдән кайткан яшьләр бит.
- Алга таба ниләр булды?
- Укырга кирәк дип уйлап, Консерваториянең әзерлек бүлегенә укырга кердем. Концертлардан кайтып киттем. Әлки якларында йөргән чак иде. Җибәрмиләр генә бит. Барыбер үземнекен иттем.
“Һәрбер аерылышу – үзе бер үлем”
- Клара апа, шәхси тормышыгыз турында сөйләшикче.
- Шәхси тормышым турында нәрсә сөйлим инде?! Кияүгә чыктым. Соңыннан кызыбыз Айгөл туды. Кызым бүген Мәскәүдә яши. Ул "Орфей" радиосында эшли.
- Бер тапкыр гына кияүгә чыктыгызмы?
- Юк, ике тапкыр. Беренче ирем белән озак тормадык. Ул да сәхнә кешесе иде, баянчы булып эшләде.
- Икенче ирегез дә бүген янәшәгездә юк...
- Икенче тапкыр кияүгә чыкканда, мин яратмадым, күбрәк мине яраттылар. Икенче ирем белән ун ел яшәдек. Ни кызганыч, аерылыштык. Никадәр елаганымны әле дә хәтерлим...
- Аннан бала тапмадыгыз?
- Әлбәттә, ул үз баласын тели иде. Ләкин мин Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театрына эшкә урнаштым. Эшемне, иҗат итүне өстенрәк күрдем. Сеңлем, иң мөһиме – мин үкенмим. Хәзер барысы да үткәндә калды, онытылды. Кирәкми, сорама.
- Нишләп сез шуның кадәр эшегезне яраттыгыз. Хатын-кыз күбрәк вакытын гаиләгә сарыф итәргә тиеш түгелмени?
- Шулай, хатын-кыз гаилә җылылыгы өчен җаваплы булырга тиештер. Икенче ирем миннән шуны таләп итә иде. Ә мин аңа: “Болай гына укымадым бит. Беркайчан да җырлавымны ташламыйм”, - дидем.
Бер генә бала аздыр да инде ул. Хәзер нишләтим инде: булганы булган. Гөнаһы булса да, үземнеке...
- Эшләп, кызыгызга җылылык җитте микән?
- “Әни, син эшлә инде”, - дия иде ул. Ул мине гел аңлый иде. Берсендә аны хастаханәгә яткыздылар, ә миңа гастрольләргә чыгып кирәк. Киттем инде, ул үзе генә хастаханәдә ятып калды. Әйе, бәлки аңа минем назым җитеп бетмәгәндер дә.
- Аерылуларны ничек кичердегез?
- Авыр иде, яшермим. Елаганым истә. “Һәрбер аерылышу – үзе бер үлем” дигән сүзләр халәтемне әйтеп бирә.
- Балачакта гаилә җылылыгы җитмәгәч, кемнедер яратасы килгәндер бәлки?
- Әйе, булгандыр. Аерылышулар мине өйрәтмәделәр. Мин барыбер ышанып, янәдән гашыйк була идем. Соңгы тапкыр гашыйк булган кебек ташландым. Хәзер күпләр байлыкка кызыга, ә ул елларны андый күренеш юк иде. Минем өчен бары тик хис мөһим иде. Үземне хисчән һәм тиз ияләшә торган кеше дип әйтә алам. Җылылыкка килгәндә, мин аны таптым, ләкин тиз вакыт аралыгында җылылык сүрелә иде.
- Хатын-кыз буларак бәхетлеме сез?
- Әйедер. Бәлки. Соңыннан үз мәхәббәтемне очраттым, ләкин анысында да аерылыштык. Мин бик тиз гашыйк була идем, сеңлем. Нинди генә хәлгә эләксәм дә, эшем мине коткарды. Аллаһка шөкер, бүген дә эшсез утырмыйм.
- Бәхет эштәмени, Клара апа?!
- Уйланырга мәҗбүр итәсең, рәхмәт. Яратмадым һәм яратылмадым түгел бит. Мәхәббәте дә булды. Язмышым шулай язылган, күрәсең. Ә язмышны ничек бер, шулай кабул итәргә кирәк. Мин үкенмим! Уңышлы студентларым бар, эшлисе эшләп күп. Өй салдым менә. “Бакча чире” йокты үземә, бакчада казынырга яратам. Аннан соң кызым Айгөл, оныгым Сабина да гел сөендереп кенә торалар. Барысы да үз урынында, мең шөкер.