«Киявем зиратта урын бүләк итте»: Кешеләр үлемгә ничек әзерләнә?
Булгаков: «Әйе, кеше үлә, әмма бу әле – ярты бәла генә. Ул кайвакыт кинәт үлә, менә шунысы начар», – дип әйткән. Кайчан һәм ничек үлемгә әзерләнә башларга? Чаллыда яшәүчеләр үлемгә ничек әзерләнүләре турында сөйләгән.
Үләр алдыннан җыештыру эшләрен башкардым
Илисә Ганиевага 71 яшь, һәм ул җирләүгә акчаны 11 ел элек җыя башлаган. Ул үзен соңгы юлга лаеклы итеп озатуларын тели, шуңа күрә 60 яшеннән башлап акча җыюга керешкән. Илисә Ганиева ул вакытта үзенең кече сеңлесенә 60 мең сум акча биргән һәм барысын да яхшы итеп оештыруларын сораган.
– Мин Башкортстаннан. Мине туган җиремдә җирләүләрен телим. Минем нәселем зур, якыннарым күп, алар янында булырга телим. Минем 2 сеңлем бар, аларга мине монда калдырмаска куштым. Татарларда үлемгә әзерлек традициясе бар, элек җирләгәндә тарату өчен әйберләрне алдан әзерләп куя иделәр, хәзер моңа ихтыяҗ юк, акча гына өләшәләр. Транспортлауга зур чыгым тотыла. Сеңлемдә берничә туганыбызның җыйган акчасы саклана, алар җирләү акчаларын аңа ышанып тапшырды, – ди Илисә апа.
Бәхеткә, тормыш дәвам итә, ә инфляция җыйган акчаның кыйммәтен киметә. Бу еллар эчендә җирләү өчен кирәкле сумма 3 тапкыр артты, һәм бу әле чик түгел. Шуңа күрә, мөмкин булганча, Илисә апа аңа акча өстәп бара.
– Җирләү, аш уздырулар, транспорт чыгымнарының күпме торганын беләбез. Туганнарыбыз күп, алардан күмү, аш уздырулар, кабер ташлары, чардуганнарның күпмегә төшкәнен белешеп торабыз. Узган ел 1 кабер ташы 53 мең сумга төшкән, җирләүгә тагын 50 мең сум киткән, өстәвенә, моңа өстәп, җирләүне оештыру кирәк, һәм туганнар күбрәк булган саен, чыгымнар да күбрәк. Ә аш өстәлләре бай булырга тиеш, бу – соңгы сый кебек, – дип өсти ул.
Хәзер бар кешене бүгенге көн белән яшәргә чакыралар, җыйган акчаны сарыф итәргә мөмкин булыр иде, ләкин Илисә апа якыннарының тормышын җирләү чыгымнары турында борчылу белән авырлаштырырга теләми. Үлем кинәт килергә мөмкин. Ул үзе дә күпме яшәү түгел, ә тормыш сыйфаты мөһим дип саный.
– Әлбәттә, сеңелләрем мине ташламаячак, аларның туганнарыбызны үз акчаларына күмү очраклары булды. Әмма мин моны аларның өстенә йөкләргә теләмим. Мин акча бүлеп куя алам, миңа бу авыр түгел, – ди ул.
Үлемгә әзерлек буенча башка эшләр дә бар. Ислам буенча, әгәр мөселман кеше 3 көнгә өеннән чыгып китә икән, ул инде васыятен язып калдырырга тиеш. Ә инде 70 яшьтән соң барлык милек эшләре тәмамланган булырга тиеш. Илисә апа барлык документларын тәртипкә китергән, хәтта үлем алды җыештыру эшләрен дә башкарган.
– Мисал өчен, сезнең яраткан кешеләрегезнең фотолары белән альбомнарыгыз чүплектә ятачак, дип күз алдыгызга китерегез. Минем бик күп альбомнарым бар иде, мин аларны җыештырдым. Таныш булмаган кешеләр белән төшкән фотоларны юк иттем. Кайберләрен сеңлемә бирдем, бер өлешен генә үземдә калдырдым. Барлык альбомнарны тәртипкә китердем, анда миңа кадерле булганнары гына калды. Бу – һәркемнең бурычы. Мәсәлән, бер танышым кинәт кенә үлеп китте, туганнарына аның паспортын табу өчен ярты фатирын актарырга туры килде, – ди Илисә апа.
Шуңа күрә ул барысын да алдан җыештырып куярга киңәш итә. Туганнарыгыз документларыгызның кайда ятуын белергә тиеш, ди. Фотолар һәм хатларыгызны карап чыгыгыз – бирергә кирәк булганын биреп куегыз, кирәкмәгәнен яндырыгыз, ди. Шулай ук китапларны да тәртипкә китерергә кирәклеген әйтә. Илисә апа сүзләренчә, картлык көнендә алар – иң якын дуслар, ә кирәкмәгәннәрен китапханәгә тапшырырга мөмкин.
Үзенең көлен ташу планын төзеп куйган
Юрий Никитин (исеме герой теләге буенча үзгәртелгән) үзен җирләү мәсьәләсенә бик креатив карый. Ул мәетен яндырырга, ә көлен Андлар (Көньяк Америкадагы тау системасы) өстенә сибәргә васыять итә. Эш шунда ки, ул бу континентта күп тапкырлар булган һәм анда үз гомеренең иң бәхетле көннәрен үткәргән.
Көле салынган савытны билгеле бер маршрут буенча алып барырга кирәк булачак, шуңа күрә сәяхәт 1 айга якын вакытны алачак. Шул ук вакытта ир-атны соңгы юлга озатырга теләүче өчен ике якка да юл бәясе түләнәчәк. Чаллылы аның көлен ташучының таможняда проблемалары килеп чыгу ихтималын да кире какмый. Шуңа Күрә Перу аша очу яхшырак, ә аннары көл тутырылган савытны контрабанда юлы белән Чилига кертеп булачак, ди. Яисә башка маршрут буенча Мексикага барып була. Әмма анда да этләр савытны табып алырга мөмкин, бу очракта савытны ташучыны депортация көтә.
Юрий Никитин мондый ысулны сайлавын Яңа Чаллы зиратында җирләнергә теләмәве белән аңлата. Анда кешегә бер метрга ике метр җир бирелә, ә чардуганнар, агачлар һәм зур кабер ташлары тыелган. Моннан тыш, туганнары да каберенә еш килә алачагына шик белдерә ул.
– Миннән соң куе үлән үскән калкулык калуын теләмим. Мин үлгәннән соң да беркемгә дә йөк булырга теләмим. Татарстанда крематорий булмавы начар. Иң якыны Түбән Новгородта урнашкан. Кешеләрнең дини хисләренә таянырга кирәкми. Бездә гражданнарның яртысы үзләрен бернинди дингә дә кертми. Аны еш кына өйләнешкәндә яки үлгәч кенә искә алалар. Шуңа күрә, ни өчен кешеләрнең кремацияләнергә хокукы юк? Бездә үлгәннәргә карата бик начар мөнәсәбәт. Шәһәрдә хәтта хушлашу залы да юк. Күп еллар дәвамында кешеләр туганнары белән 5 минут эчендә моргның тайгак баскычларында хушлаша. Цивилизацияле җәмгыятьтә алай булырга тиеш түгел, – дип сөйли ул.
Кияве зиратта урын бүләк иткән
Чаллылы Мария Васильевна үзен якыннары янына җирләүләрен тели, ә аңа ошаган урын түләүле һәм кыйммәтле булып чыга. Аннары ул акчасы кайда җитә, шунда урын сайларга була. Бу хакта ул 2 яраткан оныгының әтисе булган элеккеге киявенә сөйли. Кызы белән аерылышкан булуларына карамастан, аларның мөнәсәбәтләре бик яхшы, аралашып торалар. Кияве аңа элеккегечә «әни» дип дәшә.
– Теләгән җирдә җирләнеп тә булмый, дип зарландым. Ул ярлы кеше түгел, һәм берникадәр вакыттан соң миңа сюрприз ясады. Шалтыратып: «Әни, мин сиңа зиратта урын сатып алдым, бу – бүләк, баш тартма, 65 мең бирдем», – диде. Бу 3 ел элек иде, – дип сөйли Мария Васильевна.
Мария Васильевна бик шатлана, ул моны үзе сатып ала алмас иде. Ләкин ул «элеккеге киявем зиратта урын бүләк итте» дип сөйләгәч, бик гаҗәпләнәләр, ди. Ләкин пенсионер бик канәгать һәм киявенә рәхмәтле.
Үлгәч чакырылырга тиешле кешеләрнең исемлеген төзедем
68 яшьлек элеккеге укытучы Наилә Фәрит кызы улына телефон номерлары белән фамилияләр исемлеген тапшырып куйган – бу ул үлгәч, аны җирләгәндә килүләрен теләгән кешеләр исемлеге. Дөрес, исемлек вакыт узу белән кыскара да башлаган, кемдер аннан алдарак үлеп киткән.
«Үзем яратмаган кешеләр килүен теләмим», – ди ул.
Ул үлгәннән соң кремация өчен көрәшә. Шул ук вакытта аның көле салынган савытны әнисе аяклары янында күмүләрен тели, шуның өчен дип акча җыя. Кимендә 100 мең сум кирәк, ди. Шул ук вакытта шәхси фотолары тутырылган альбомнарын нишләтергә белмәвен әйтә.
– Яшь чакта фотога төшәргә бик ярата идек, – ди Чаллылы ханым. – Хәзер аларга карыйм да, нишләтергә, дип елыйм – аларны кая куярга? Минем дусларым кемгә кызык? – ди ул. – 10 яшькә кечерәк булган дустым, картлыкка алдан әзерләнергә кирәк, дип әйтә иде. Мин аңардан көлдем, әкренләп, ул мине үлемгә генә әзерләнергә түгел, ә олы яшьтәге тормышыбыз өчен дә алдан әзерләнергә кирәклегенә өйрәтте. Гомерне картлык көнендә дә бәхетле булырлык итеп яшәргә кирәк, – ди ул.
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Юлия Зәйнуллина