«Кияве авылдан качкан»: 19 яшьлек кызны, 1 ай эзләгәннән соң, үле килеш елгада тапканнар
Новосибирск өлкәсендә полиция хезмәткәрләре 19 яшьлек Анастасиянең мәетен тапкан. Югалган кызны волонтерлар 1 айга якын эзләгән. Новосибирск өлкәсе буенча «ЛизаАлерт» ирекле эзләү-коткару отряды мәгълүматларына караганда, Анастасия 7 сентябрьдә югалган. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.
«Ул 7 ел элек әти-әнисе белән бергә авылга күченеп килде, 2 ел элек 9 сыйныфны тәмамлады. Мәктәптә тәртибе начар иде, ул хәтта балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлектә исәптә торды. Тик моңарчы югалып йөргәне, өеннән качканы юк иде. 18 яшендә мәктәп бетерде, мәктәптән соң һөнәри-техник училищега укырга керде, ләкин берничә айдан соң укуын ташлады һәм Новосибирскига китте. Авылга инде кияве белән бергә кайтты, әти-әнисеннән аерым тора башладылар. Кияве һәм аның абыйсы арендага өй алды, әниләрен алып килделәр. Әйбәт егетләргә охшаганнар, очрашканда исәнләшәләр иде. Авылдагы кешеләрнең эшләрен эшләшеп акча табып яшәделәр», – дип сөйләгән Заречное авылында яшәүче хатын-кыз.
Авыл халкы әйтүенчә, башта 19 яшьлек Анастасия гаилә тормышында бәхетле яшәгән. Ләкин августта кыз белән егет арасында ызгыш-талаш ишетелә башлаган.
«Аның холкы шундый иде: ул дусты һәм яраткан кешесе өчен утка керергә әзер, ләкин рәнҗетсәң – каты җавап бирәчәк. Августта кияве һәм аның абыйсы белән кычкырып ачуланыша-ачуланыша урам буйлап барганын күрдем. Сентябрь башында авылга Германиядән әбисе кайтты. Настя аның кайтуын һич тә калдыра алмый иде, ул аны бик яратты. Ләкин сәер хәл булды: әнисе Настяга шалтыратты, СМСлар язды, ләкин аның телефоны җавап бирмәде. Шунда аның әнисе полициягә китте», – дип сөйләгән авылда яшәүче хатын.
Настяны туганнары эзләргә тотынган, полициягә гариза язган һәм волонтерларга мөрәҗәгать иткән. Кияүнең гаиләсе аны эзләүдә катнашмаган һәм кинәт күченеп киткән.
«Настяның кияве, аның абыйсы һәм әнисе, беркемгә дә әйтмичә, авылдан күченеп китеп барган. Без бу хакта Настя югалганнан соң белдек. Аларның өендә тентү үткәрделәр, көрәш эзләре табылмады», – дигән авылда яшәүче хатын.
Югалган кызның әнисе айга якын социаль челтәрләрдә эзләүләр турында язып барган. Күптән түгел хатын-кыз Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать иткән. 6 октябрьгә каршы төндә кызның мәетен Тогучин шәһәрендә тапканнар.
«Настяның мәетен елгада таптылар. Пычак белән яраланган. Әнисе танырга китте», – дип хәбәр иттеләр Тогучин районының Заречное авыл советында.
Тикшерүчеләр үтерү турында җинаять эше ачкан. Полиция хезмәткәрләре җинаятьтә шикләнелүчене егетне тоткарлаган. «Комсомольская правда»ның үз чыганагының мәгълүматларына караганда, ул Анастасия белән яхшы таныш булган.
«Россия Эчке эшләр министрлыгының Тогучин районы буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Тогучин шәһәрендә яшәүче 21 яшьлек егетне тоткарлады. Ул инде элек тә хөкем ителгән булган. Кулга алынган егет сентябрь башында Тогучинка елгасы буенда 19 яшьлек кыз белән ачуланышкан һәм аны пычак белән яралаган. Шикләнелүче гаебен тану турында күрсәтмәләр бирде», – дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгының Новосибирск өлкәсе буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә.