Кияүгә чыккач, паспорт алыштырганда дәүләт пошлинасын бетерергә тәкъдим иттеләр
Россиядә беренче тапкыр никахка кергәннән соң, фамилиясен алыштырган очракта паспорт алыштыру өчен дәүләт пошлинасын бетерергә тәкъдим иттеләр. Мондый инициатива белән Дәүләт Думасының Гаиләне яклау комитеты рәисе Нина Останина чыгыш ясады. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
Закон проекты гражданнарны фамилия алыштыру сәбәпле паспортны алыштырганда 300 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләүдән азат итүне күздә тота. Документ Россия Хөкүмәтенә бәяләмә алу өчен җибәрелгән.
Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, никах теркәлү фактын һәм датасын Эчке эшләр министрлыгы куллана алган Бердәм дәүләт ЗАГС реестрыннан алынган мәгълүматлар ярдәмендә расларга мөмкин булачак.