news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кияүгә чыккач ике көндә һәммәсен өйрәнәсең»: Гүзәл Уразова Эллариның соравына җавап бирә

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова кызы Эллари белән видео төшергән. Анда алар төрле сорауларга «норм» яки «стрем» дип җавап бирә. Җырчының фикере кайбер очракта кызының фикере белән туры да килеп бетми.

news_top
«Кияүгә чыккач ике көндә һәммәсен өйрәнәсең»: Гүзәл Уразова Эллариның соравына җавап бирә
Фото: Социаль челтәрләрдән скриншот

Әгәр ресторанда егетең счетны урталай бүлешергә сорый икән?

Стрем, әлбәттә. Бу – уртак балаңны үстереп, аның памперсына акча җыешу кебек бит инде. Әгәр егетең сине свиданиега чакырган икән, счетны да үзе түләргә тиеш – ди Гүзәл Уразова. Аңа кызы Эллари да кушылып җавап бирде.

Егетеңнән күбрәк акча эшләү?

Бүгенге көндә бу – норм. Бүген – болай, иртәгә тегеләй бит инде. Акчага килгәндә, төрле заманасы була, – ди Гүзәл Уразова.

Минем өчен, мөгаен, норм, – ди Гүзәл Уразованың кызы Эллари.

Егет белән беренче үзең танышу?

Стрем, – ди Гүзәл Уразова.

Нигә? Әгәр егетне ошатканың икән, беренче булып, аның янына барып танышасың. Минемчә, норм, – ди Эллари.

Әкият сөйләмә инде, кызым. Стрем, алай эшләмә, – ди Гүзәл Уразова.

Ашарга пешерә белмичә кияүгә чыксаң?

Норм, әлбәттә. Кияүгә чыккач, 2 көндә барысын да өйрәнәсең. Ач ирең килеп утырса, әйдә, пешер, дисә, һәр әйберне пешерәсең, интернет сиңа ярдәмче, – ди Гүзәл Уразова.

Син ошаткан кеше идеаль, ләкин башка милләттән икән?

Ничек әйтим икән, кызым. Яхшы кеше булсын, яхшы татар булсын, – дип җавап бирә Гүзәл Уразова.

Минем өчен фәкать татар кешесе булсын, – ди Эллари.

Туйдан соң әти-әни белән яшәү?

Стрем дип саныйм, – ди Эллари.

1-2 көн норм инде, һәр нәрсәнең үз вакыты булырга тиеш, аннан соң үзегезгә дә стрем була башлый, – ди Гүзәл Уразова.

Язылышып кына, зурлап туй үткәрмәү?

Стрем дип саныйм, – ди Гүзәл Уразова.

Минемчә, норм. Шул ук акчаларны сәяхәткә яки башка әйбергә калдырып булыр иде бит, – ди Эллари.

Синең матур ак күлмәк киясең килмимени, кызым? Ничек инде, шундый матур кыз, ак күлмәк киеп, балдак киертеп шунда басып тору – гомердә бер генә тапкыр була бит ул, – дип әйтә Гүзәл Уразова.

Алайса, якын кешеләрне генә җыеп, зур булмаган туй үткәрәсең, – ди Эллари.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар