Соңгы арада «син ник кияүгә чыкмыйсың?», «алучы юкмы әллә?» дигән сораулар күп ишетә башладым. Бигрәк тә – 25 яшьтән узгач. Ә бит, чынлыкта, миңа барлыгы өч мәртәбә чын-чынлап кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнары бар.
Беренчесе – 16 яшьтә. Беренче мәхәббәт булганда, очрашып йөргән егетем: «Менә 18 тулгач, мин сиңа өйләнәм», – дия торган иде. Бәйрәмнәрдә чәчәк бәйләмен бүләк итеп, йөзекне соңрак бирергә вәгъдә итте. Әмма беренче мәхәббәтнең бөтенесе дә матур тәмамланмый. Шуңа күрә, бусын уен гына дип кабул иттем. Ник аерылышканыбызны да хәтерләмим хәтта.
Икенче тапкыр тәкъдимне дини кеше ясады. Дин буенча, мөселманга өченче тапкыр күрешүдә инде кызның кулын сорарга рөхсәт ителә икән. Шуңа күрә, ул мондый адымга барырга булгандыр.
Без Идрис белән бер чарада таныштык. Анда дин әһелләре тарафыннан җыелыш үткәрелә иде. Мин шунда фотограф булып бардым. Бу егет мине күреп алды да күзен дә алмыйча карап торды. Күзе үзенең шундый каты, хәтта каушый башладым.
Чарадан соң кайтыр юлга чыкканда, бу мине артымнан куып тотты.
Ас-саляму алейкум!
Уа-алейкуму ас-салям.
Әзер фотоларны миңа да җибәрерсең әле, – дип, бу минем номерымны сорады.
Өйгә кайтып җиткәч, фотографияләрне матурларга утырдым. Берзаман аннан хат килеп төште. «Хәерле кич! Кайтып җитә алдыңмы?» – ди.
Шулай язышып киттек инде. Аннары икенче көнгә паркка чакырды. Ноутбук алдында күз чекрәйтеп утырып арганга, чыгарга булдым.
Янәшә атлаганда, аның никадәр каушаганын сиздем. Кайбер вакытта тавышлары бетеп тә куйды шунда.
Идрискә 30 яшь икән. Дингә 2 ел элек килгән.
Мин үземне болай да мөселман дип саный идем. Дустым Коръән китабын укып карарга кушты. Ышанасыңмы-юкмы,ятар алдыннан укыгач, төннәрен тынычлап йоклый башладым. Бастырылмыйм да, куркыныч төшләр кергәнне дә хәтерләмим. Коръәндә һәр язылган сүз белән килешмичә булмый. Менә ничек Аллаһның барлыгына ышанмаска? Моның кадәр кеше генә уйлап чыгара алмый. Аллаһ бар ул, аның барлыгына ышанырга кирәк, – ди.
Аның әйткән сүзләре белән килешәм дип, башны селкеп бардым. Идриснең күп сөйләшүе түгел, ә һәр башлаган темасы дин турында булуы ардырды.
Аерылышканда, башым бик күп мәгълүмат белән тулган була иде.
Икенче тапкыр без аның белән тагын бер чарада күрештек. Ул мине күрүгә бик шат иде. Авызын колагына кадәр ерып, каршыма килеп басты.
Бүген кемнәрне төшерәсең? – ди.
Сине түгел, борчылма, – дип шаярттым.
Эх, яңа өс киеме киеп килгән булам тагын.
Бу өстендәге зәңгәрле-каралы күлмәгенә күрсәтә.
Котлы булсын.
Рәхмәт.
Чарадан соң, ул мине өйгә кадәр озатты. Егет кеше озатканда, кызның күңеле дулкынлана бит әле? Менә шул хис миндә юк иде. Ә Идрис тагын да активрак язды. Төннәрен тыныч йокылар теләп яза башлады.
Кеше миңа аеруча күп игътибар бирә башлаганны тойдым. Тукта, болай булмый бит инде. Аның вакытын алмас өчен, күрешеп, барысын да аңа аңлатырга теләдем. Шуңа күрә, өченче күрешүгә ризалаштым.
Казан уртасында күрештек. Әнә ул, балкып, каршыга килә! Аркасына спорт букчасын аскан, өстендә ак күлмәк. Кайбер җирләре бөрешкән, шуңа үтүкләп җибәрәсе килә иде.
Идрис белән эскәмиягә утырдык. Бу берзаман миңа күзләрне йомып, кулны сузарга куша. Ә мин эчемнән уйлыйм: «Бүләк бирмәсә ярар иде, бүләк бирмәсә ярар иде...».
Ач күзеңне! – ди бу хозурланып.
Берзаман каршымда тартма белән йөзек тора. Идриснең кулында – өч зуры пион. Авылдан ук өзеп килгәне әллә кайдан күренсә дә, матур иделәр. Әмма анысы мөһим түгел.
Син миңа кияүгә чыгарга ризамы? – ди бу берзаман.
Юк! – дип кычкырдым.
Аның ничек гаҗәпләнгәнен күрсәгез! Ул тормышның мәгънәсе югалгандай караган күзләр. Ул караш...
Ничек инде юк?
Соң, кияүгә чыгар өчен, хисләр булырга тиештер бит инде.
Тора-бара, хисләр барлыкка килә инде ул. Бер-береңә карата хөрмәт хисе булса, шул җиткән.
Менә мин сине хөрмәт итмим икән алайса, – дип әйтеп салдым да үкендем.
Өч секунд тынлык. Бу – иң озакка сузылган өч секунд вакыт иде. Бөтен дөнья катып калган, әйләнүдән туктаган сыман.
Син мине рәнҗеттең.
Беләм. Күрәм, дөресрәге...
Идрис кулындагы йөзеген кесәсенә салды. Ә чәчәген мин алдым. Офыкка карап, һава торышы турында бер-ике сүз әйтештек тә аерылыштык.
Безнең дуслык менә шул рәвешле тәмамланды. Кайтканда, өй буендагы эскәмиядә бер әби утыра иде. Минем чәчәкләр күтәреп кайтып килгәнне күргәч:
Ай-яй нинди матур чәчәкләр! – ди.
Ә болар сезгә, апа.
Әбекәй бик шатланды. Әлеге чәчәкләр төрле кешегә төрле хис-хичерешләр бирде.
Шул вакыйгадан соң 2 ел узды. Мин «правага» укырга теләдем. Машина йөртү хыялы миндә күптәннән бар иде. Әмма бөтен булган акчамны фотоаппарат алуга сарыф иттем.
Инструкторның исеме Руслан иде. 40 яшьләрдә булгандыр. Тышкы кыяфәтеннән аны бик җитди ир-атка охшатып була иде. Чәчен пеләшкә алдырган, киң гәүдәсенә сылашкан свитер кигән. Маңгае да киң. Башта, аның белән машина йөртергә өйрәнәчәгемне белгәч, куркып калдым.
Беренче дәресебез бик җиңел узды. Кыска һәм төгәл итеп барысын да аңлата, дөрес тизлеккә куймасам, котырмый. 17 яшьтә әти белән бер утырып караган идем. Бер чокырны урап узмаган аркасында ис-акыл китәрлек дәрәҗәдә акыргач, мин җавап итеп еладым да башкача машинага утырмадым. Менә ул – «детская травма!»
Инструктор Руслан исемле булгач, телне вата-җимерә русча сөйләшергә җанталаштым. Аннары, өчтә торган тизлек белән борылышны әйләнгәч, «Анаңны!» – димәсенме. Песи кебек, кырыйгарак постым.
Сез татармыни? – дим.
Конечно. Мин бит татар малае. Ну татарча аңлыйм, әмма сөйләшмим, – ди.
Ничек кенә булмасын, әмма аның татар икәнен белгәч, рәхәт булып китте. Үзебезнең кеше бит!
Ахыр чиктә без аның белән дуслашып беттек. Мин, машинада барырга күңелсез булмасын өчен, татарча җырлар җырладым, ә ул мин куйган «концертка» бик теләп кушылды. Менә нинди җитди кеше булсын инде ул?!
Син, теге, сәхнәдә җырчы җырлый-җырлый да сикереп куя бит әле тамашачыларны «уятып» җибәрер өчен, шуның кебек, әйе? – ди.
Тизлекне күчерергә онытам.
Ярар, машина барыбер безнеке түгел.
Русланның юморы миңа бик ошый иде. Аның белән сөйләшүе дә рәхәт булды. Аның ике хатыннан ике баласы бар икән. Ни сәбәпле аерылганын әйтмәде. Үзенең начар гадәтләре да бар: ике сәгать саен тәмәке тарта, сыра ярата. Ял көннәрендә комарлы уеннар (покер) уйнарга йөри. Ә болай үзе адекват кеше. Автомәктәпкә бервакыт аның 15 яшьлек улы да килгән иде. Аның белән дә көлешеп сөйләшеп утырган идек. Шул мизгелдә безне Руслан күзәтте. Аның сокланып караганын сизмәскә мөмкин түгел иде.
Машинаны йөртергә тиз өйрәндем. Мәйданны, теорияне хатасыз үтә идем.
Син беренче тапкырдан бирерсең инде имтиханны, – ди Руслан. – Мин сиңа ышанам!
Мин дә шулай булыр дип уйлаган идем. Әмма беренче тапкырдан җиңүче булырга насыйп булмаган. Барганда, ялгыш кына бер фишканы ектым.
Русланның күзенә карарга да оялдым. Аңардан гафу сорап, утырып еладым.
Шул вакытта Руслан янымда булды.
Килерсең, өйрәнербез тагын.
Ничә сумга төшәчәк дәресләр?
Бер мең сум.
Мин ризалаштым. Бер айдан соң кабат имтихан булды. Башланыр алдыннан сөйләшү ишетәм. Каршыда минем сыман сынауны тапшыра алмаган ике кыз сөйләшеп тора:
Уф, бүген бирергә кирәк. Алайса һәр дәрес саен 1500 түләп ардым.
Маникюр бәясе инде, – дип көлде икенчесе.
Ничек инде мең ярым? Мин бит бер мең генә түләдем. Шул мизгелдә Русланның миңа бәяне төшергәнен аңладым.
Имтиханны икенче тапкырдан бирдем. Шатлыгымнан Русланны килеп кочакладым.
Ярар, мин синнән шикләнмәдем дә. Теге юлы бирә алмавың да ялгыш булган инде ул.
Русланга икенче атнага авылдан үз машинам белән киләсемне әйттем.
Мин бу учебный машинага ияләнеп беттем инде. Үземнекен «тоярга» өйрәнәсе иде. Өйрәтерсең әле? – дидем.
Әлбәттә, – дип, ул берсүзсез ризалашты.
Казанга машинада килдем. Ә шәһәр эчендә йөрергә әлегә курка идем. Шуңа күрә Руслан мине шәһәр читендә каршы алды.
Гомумән алганда, мин машинам ватылса да, берәр кыенлык килеп чыкса да, аңа шалтырата алганымны белә идем. Шуңа күрә күңелем тыныч булды. Мин безне бик якын дусларга санап йөрдем.
Әмма бер кичне ул машинада утырганда мине кыен хәлгә куйды.
Нигә ул башка укучылар белән синең шикелле шундый җиңел һәм рәхәт түгел? Мин аңлыйм, сиңа миндәге гадәтләр бик ошап бетми. Эчәм, тартам, «азартный» бераз.
Синең комбо! – дип көлемсерәп куйдым.
Әйе. Тик шулай да синнән сорамыйча булдыра алмыйм. Син минем белән була алыр идеңме? Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?
Мин безне дуслар дип уйлаган идем.
Егет белән кыз арасында дуслык була алмый.
Шуның кадәр яшь аермасы булса дамы?
Шуның кадәр яшь аермасы булса да.
Мин аның белән бөтенләй араны өзәргә теләмәдем. Әмма ул үзе безнең мөнәсәбәтләргә нокта куйды.
Мин әле дә кияүгә чыкмадым. Чөнки әле һаман да күңел дулкынланырлык хисләр кичергәнем булмады. Ә хисләрсез кияүгә чыгасым килми.